Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

ФАП мөдирләре – авыл “докторлары”

Соңгы вакытта республикада, шул исәптән Азнакай районында да беренчел медик-санитар ярдәмне үстерү һәм ныгытуга җитди игътибар бирелә. Бу ярдәмне күрсәтүче авыл фельдшер-акушерлык пунктлары бүген ни хәлдә, нинди сулыш белән яши? Әнә шул сорау белән үзәк сырхауханәнең ФАПлар белән эшләүче өлкән фельдшеры Ольга Газизҗановага мөрәҗәгать иттек. -Ольга Николаевна, сүзне статистикадан башлыйк...

Соңгы вакытта республикада, шул исәптән Азнакай районында да беренчел медик-санитар ярдәмне үстерү һәм ныгытуга җитди игътибар бирелә. Бу ярдәмне күрсәтүче авыл фельдшер-акушерлык пунктлары бүген ни хәлдә, нинди сулыш белән яши? Әнә шул сорау белән үзәк сырхауханәнең ФАПлар белән эшләүче өлкән фельдшеры Ольга Газизҗановага мөрәҗәгать иттек.

-Ольга Николаевна, сүзне статистикадан башлыйк әле, беренчел медицина ярдәме күрсәтүче учреждениеләр һәм шәфкать ияләре күпме бездә?

-Районыбызда табибка кадәр ярдәм күрсәтү белән 45 фельдшер-акушерлык пункты шөгыльләнә, аларда 44 фельдшер, 13 акушер, 4 шәфкать туташы эшли. Авылда яшәүчеләр саулыкларын кайгырткан, төн уртасында да ярдәмгә әзер бу шәфкать ияләрен үзләренчә яратып, "безнең доктор" дип тә йөртәләр.

-Эшләре тынгысыз, җаваплылык зур?

-Ел башыннан район ФАПларына 39074 кеше мөрәҗәгать итте. Фельдшерлар амбулатор кабул итүдән тыш, өйләргә йөреп тә сихәтлек торышын тикшерәләр, кирәк булса табибка җибәрәләр, ул билгеләгән дәвалау курслары үткәрәләр. 1-3 яшьлек балалар аерым күзәтү астында. Авыл халкын диспансеризациягә тарту шулай ук алар җаваплылыгында. Планлы тикшерүләр, профилактик чаралар..., кыскасы, җитеш кенә. Һәр туар көн үз бурычларын билгели.

-Замана алга атлаган саен медицина хезмәте дә камилләшә бара-яңа технологияләр кертелә, дәвалау ысуллары үзгәрә... Болар барсы да фельдшерларның да белем дәрәҗәсе үсешен таләп итә, шулай бит?

-Әлбәттә. Медицина өлкәсендә белемне әледән-әле өстәп, яңартып, тулыландырып торсаң гына. Фельдшерларыбыз да һәр 5 ел саен республиканың медицина уку йортлары базасында кабаттан хәзерлек үтәләр. Үзебезнең җирлектә дә уку-семинарлар оештырып торыла. Аена ике тапкыр оештыру-методкабинет белгечләре фельдшер-акушерларның район конференцияләрен, семинарлар, медицина яңалыклары, актуаль мәсьәләләр буенча лекцияләр, иң яхшы ФАПлар базаларында узара тәҗрибә уртаклашу уздыралар. Ел да үткәрелә торган "Иң яхшы ФАП", "Иң яхшы фельдшер", "Иң яхшы акушер" конкурслары үзе бер тантаналы, олы бәйрәмгә әверелә. ФАПларның хезмәт күрсәтү культурасын һәм эш сыйфатын күтәрү, санитар-профилактик чаралар үткәрү максатларында төзелгән фельдшерларның район советы эшләп килә.

-Әле шушы араларда гына районыбызга эшлекле визит белән килгән Татарстан Сәламәтлек саклау министры Адель Вафин Азнакайда эшләнүче модульле ФАПларның хәзер Кырым, Осетия җирләренә үк җибәрелүен әйтте, үзебездә дә алар елдан-ел артып тора...

-Узган ел модульле ФАПлар районыбызның 2 авылында урнаштырылган иде. Быел шулай ук Әсәй һәм Түбән Якыйда яңа пунктлар ачылды. Бүгенге көндә районда шундый 8 модульле пункт эшли. Халык та, аларда эшләүчеләр дә уңайлы шартлардан бик канәгать.

Әңгәмәдәш - Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ФАП мөдирләре – авыл “докторлары”