Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Фантазиясенә сокланырлык

"Ак-чишмә" тернәкләндерү үзәгендә эшләгәндә төрле кешеләр белән очрашырга туры килде. Берәүләрнең сәләте шунда ук күзгә бәрелә, икенчеләренеке, чәчкә кебек, тора-бара ачыла.

Радик Зиятдинов – гаҗәеп сәләт иясе. Аның фантазиясенә сокланырга гына кала: кит һәм үгезе – балчыктан, маскалары – тозлы камырдан, арыслан һәм юлбарыс гаиләсе, оҗмах кошлары – керамик балчыктан... Барысы да тере кебек...

Сәнгатькә мәхәббәт аңа балачактан салынган. Мәктәп күргәзмәләрендә үк Радикның эшләре үзгә материалдан булулары, төсләр балкышы, яңалыгы белән һәркемнең игътибарын җәлеп итә. Еш кына ул бер үк образны төрле материаллар аша тасвирлый. Мәсәлән, үгезне ул тозлы камыр, керамик балчыктан да ясаган һәм киемгә дә сурәт итеп төшергән.

Сәнгатьтән тыш егет спорт белән дә шөгыльләнә, экстрим ярата – берара ритуаль хезмәтләр бюросында да эшләп ала.

Авырлыклар аның холкын ныгыта гына. Ә сәнгать исә күңеленә яктылык сибә, җанына ял бирә.

Мария Прохорова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев