Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эстарада йолдызлары Азнакайны шаулатты

Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан "Татнефть" җәмгыяте республиканың көньяк-көнчыгыш районнарына зур бүләк ясады: 17 августтан 23 августка кадәр татар эстрадасы йолдызларының концерт туры. Узган җомгада шәһәребезнең Р.К.Ишкәев паркында Азнакай халкы Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Рөстәм Асаев, Римма Ибраһимова, Акбулат, "Марат һәм Артур" дуеты чыгышларын карап хозурланды. Әлеге концертта...

Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан "Татнефть" җәмгыяте республиканың көньяк-көнчыгыш районнарына зур бүләк ясады: 17 августтан 23 августка кадәр татар эстрадасы йолдызларының концерт туры. Узган җомгада шәһәребезнең Р.К.Ишкәев паркында Азнакай халкы Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Рөстәм Асаев, Римма Ибраһимова, Акбулат, "Марат һәм Артур" дуеты чыгышларын карап хозурланды. Әлеге концертта үзебезнең "Бәхет" балалар ансамбле дә катнашты.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, мондый концертлар җәмгыять тарафыннан өченче елын оештырыла. Балалар паркындагы стадионда алма төшәрлек тә урын юк иде. Тамашачылар һәр чыгышны алкышларга күмде.

Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин "Татнефть" ачык акционерлык җәмгыяте һәм "Азнакайнефть" идарәсе җитәкчелегенә шундый күңелле ял өчен рәхмәтен җиткерде, районда башкарылган барлык эшләрдә нефтьчеләрнең өлеше зур булуын билгеләп үтте.

"Азнакайнефть" идарәсе профсоюз комитеты рәисе Рәфис Хәсәнов нефтьчеләр ярдәме белән алга таба да шәһәребез тагын да төзекләнер, яңа ял итү урыннары, социаль объектлар барлыкка килер дип белдерде.

Бу көнне сәүдә нокталары халыкка хезмәт күрсәтте, балалар өчен аттракционнар эшләде, яшьләр идарәсе оештырган уеннарда көчеңне сынап, бүләк алырга була иде.

Нәфис Әхмәт,

автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Эстарада йолдызлары Азнакайны шаулатты