Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эшмәкәрлек – эш бирә

Районда шәхси һәм юридик эшмәкәрлек хәрәкәтен үстерү, крестьян-фермер, шәхси ярдәмче хуҗалыклар оештыруда һәрьяклы ярдәм күрсәтү Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты каршында эшләүче эшмәкәрләр советы тарафыннан башкарыла. Совет эшмәкәрләр белән әледән-әле семинарлар уздыра, әлеге тармакка мөнәсәбәте булган яңа законнар белән таныштырулар оештыра. Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе, эшмәкәрләр советы...

Районда шәхси һәм юридик эшмәкәрлек хәрәкәтен үстерү, крестьян-фермер, шәхси ярдәмче хуҗалыклар оештыруда һәрьяклы ярдәм күрсәтү Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты каршында эшләүче эшмәкәрләр советы тарафыннан башкарыла. Совет эшмәкәрләр белән әледән-әле семинарлар уздыра, әлеге тармакка мөнәсәбәте булган яңа законнар белән таныштырулар оештыра.
Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе, эшмәкәрләр советы рәисе Әнвәр Җиһангиров җитәкчелегендә шундый очрашуларның чираттагысы Актүбә бистәсе эшмәкәрләре белән узды.
Үзенең чыгышында Әнвәр Әнсәр улы "Лизинг-грант" программасының әле күптән түгел генә - быелның 8 ноябрендә башланган IV этабы белән таныштырды. Әгәр дә эшмәкәр үзенең җитештерү яки эшкәртү тармагын ача, шуның белән яңа эш урыннары булдыра икән, лизингта катнашу хокукын ала. Ә бу инде, үз чиратында, дәүләттән зур суммада кире кайтарылмый торган финанс ярдәме алу дигән сүз. Совет рәисе белдерүенчә, эшмәкәрләргә крестьян-фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар булдыру өчен республикада, шул исәптән районда да, барлык шартлар һәм мөмкинлекләр тудырылган. ТР Икътисад министрлыгында эшмәкәрлеккә ярдәм буенча махсус департамент та эшли.
Киңәшмәдә катнашучыларны кече һәм урта бизнес эшмәкәрләренә кредит бирүнең яңа шартлары турында "АИКБ "Татфондбанк" ААҖнең Азнакайдагы өстәмә офисы җитәкчесе Рөстәм Хәлимуллин сөйләде, районара яңа салым инспекциясе оешу уңаеннан буласы үзгәрешләр, шул уңайдан салым түләүнең яңа сроклары белән салым инспекциясенең бүлек начальнигы Гөлнара Авзалова таныштырды.
Эшмәкәрлек белән бәйле башка мөһим мәсьәләләр буенча очрашуда пенсия фонды идарәсенең бүлек җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сабирҗанова, Актүбәдәге "Жилкомсервис" ҖЧҖ директоры Руслан Садыйков, Актүбә бистә Советы белгече Лена Шакирова, шәһәр тибындагы Актүбә эшчеләр бистәсе башкарма комитеты җитәкчесе Владимир Крашененников чыгыш ясады.
Наил АБДУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Эшмәкәрлек – эш бирә