Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эльвир Габдрахманов "2017 елга язылу бүләк ит" хәйрия акциясенә кушылды

«ТАТМЕДИА» җәмгыятенең "Язылу бүләк ит!" акциясен Азнакай халкы да хуплады. Чираттагы күңелле хәбәрне Мәсгут авыл биләмәсе башлыгы Эльвир Габдрахмановтан алдык. Ул Мәсгуттә яшәүче Лилия Агакишиеваны "Маяк" газетасын бүләк итеп яздырган. Әйтергә кирәк, Эльвир Габдрахманов хәйрия акциясеннән беркайчан да читтә калганы юк, һәрчак шулай авылдашларына әбүнә ясап, аларны шатландыручы җитәкчеләребезнең берсе...

«ТАТМЕДИА» җәмгыятенең "Язылу бүләк ит!" акциясен Азнакай халкы да хуплады.

Чираттагы күңелле хәбәрне Мәсгут авыл биләмәсе башлыгы Эльвир Габдрахмановтан алдык.

Ул Мәсгуттә яшәүче Лилия Агакишиеваны "Маяк" газетасын бүләк итеп яздырган. Әйтергә кирәк, Эльвир Габдрахманов хәйрия акциясеннән беркайчан да читтә калганы юк, һәрчак шулай авылдашларына әбүнә ясап, аларны шатландыручы җитәкчеләребезнең берсе ул.

- Игелекле эшнең иртәсе-киче юк. Кемне дә булса сөендерү - безнең өчен иң зур бәхет, - ди җитәкче.

Лилия апа исә үзенә күрсәтелгән игътибарга, бүләккә сөенеп туя алмый.

- "Маяк"тан беркайчан аерылган булмады. Газетаны көтеп алабыз, яратып укыйбыз, - ди ул.

Язылу тәмамланганчы сез дә якыннарыгызны шундый бүләк белән шатландырырга ашыгыгыз, хөрмәтле дуслар. Әлеге игелекле чарада барлык оешма-предприятие җитәкчеләре һәм башка райондашларыбызның да актив кушылуларын көтеп калабыз. Акция барышында якыннарны, әти-әниләрне генә түгел, картлар йортларын, аз тәэмин ителгән гаиләләрдә, мохтаҗлыкта яшәүчеләрне дә районда һәм республикада чыгып килүче газета-журналларга яздырырга мөмкин.

Фотога төшеп, бу хакта сурәтләр белән безгә хәбәр җибәрергә дә онытмагыз, көтеп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Эльвир Габдрахманов