Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Елның иң яхшы хатын-кызлары барлана

Бүгенге көндә аның район этабы бара.

Республикабызда ел да шушы вакытта үткәрелеп килүче “Ел хатын-кызы. Ел ирегете: хатын-кыз күзлегеннән” бәйгесе старт алды. Бүгенге көндә аның район этабы бара. Хезмәт коллективлары, иҗтимагый оешмалар бәйгегә үрнәк әниләрне, мәдәният, сәнгать, мәгариф, фән өлкәсендә югары уңышларга ирешкән, һөнәри эшчәнлектә зур үрләр яулаган, лидер, иҗади активларны, гомумән, иң лаеклы дип санаган гүзәл затларын, шулай ук ир-егетләрне тәкъдим итәләр. Оештыру комитеты 18 гыйнварга кадәр номинацияләр буенча җиңүчеләрне барлый. Бәйгенең зона этабы 21 гыйнвар – 10 февральдә үтәчәк. Финал тантанасы Халыкара-хатын-кызлар көнен билгеләп үткәндә башкалада көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев