Эльмира Зарипова эшлекле сәфәр белән Азнакай районына килде
Бүген ТРның Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Азнакай районына эш сәфәре кысаларында Актүбә бистәсенең картлар һәм инвалидлар йортында булды
Район башлыгы Марсель Шәйдуллин озатуында Эльмира Зарипова биредә тәрбияләнүчеләр белән аралашты, алар өчен булдырылган шартлар белән танышты, яңа бүлмәләрне карады.
Җитәкчеләр шушында яшәүчеләр һәм бистә үзешчәннәре көче белән әзерләнгән бәйрәм концертын да карап, өлкәннәрне якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән котладылар.
- Биредә бик көчле, бердәм коллектив эшли. Киләчәктә дә исән-сау булып, иминлектә, сәламәтлектә яшәргә язсын барыгызга да, - диде Эльмира Зарипова. - Без шулай ук һәрдаим ярдәмнәре өчен шәхсән район башлыгы Марсель Шәйдуллинга, "Татнефть" коллективына да рәхмәтлебез.
Җитәкчеләр биредә яшәүчеләргә кышкы спорт киемнәре дә бүләк иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев