Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Элеккеге” диңгезчеләр булмый...

29 июльдә узган Россия Хәрби Диңгез Флоты көне, Азнакай тарихында рәсми төстә икенче тапкыр гомумшәһәр чарасы буларак үткәрелде. Наил АБДУЛЛИН, диңгезче-подводник ... Ул иртәдә сәгать тугыз тулганчы ук шәһәрнең Татарстан мәйданы һәр диңгезченең йөрәгенә мәңгелеккә сеңгән, гомерлек гимнына әверелгән "Славянканың хушлашуы", "Варяг" җыр-маршларының җилкендергеч авазларына төренгән иде. Зур җыен башланырга...

29 июльдә узган Россия Хәрби Диңгез Флоты көне, Азнакай тарихында рәсми төстә икенче тапкыр гомумшәһәр чарасы буларак үткәрелде.
Наил АБДУЛЛИН, диңгезче-подводник

... Ул иртәдә сәгать тугыз тулганчы ук шәһәрнең Татарстан мәйданы һәр диңгезченең йөрәгенә мәңгелеккә сеңгән, гомерлек гимнына әверелгән "Славянканың хушлашуы", "Варяг" җыр-маршларының җилкендергеч авазларына төренгән иде. Зур җыен башланырга әле шактый вакыт калган булса да, СССР, Россия Хәрби Диңгез флаглары күтәргән егермедән сиксән яшькә чаклы йөздән артык тельняшкалы, бескозыркалы диңгезчеләр төркеменнән мәйдан гөрләп тора. Сагынышканнар. Күптәннән күрешмәгәннәр "служак"лары белән аралаша, таныша, флотта узган яшьлек елларын искә ала. Араларында кемнәр генә юк - дизель һәм атом су асты көймә-крейсерларында хезмәт иткән подводниклар да, Ватан иминлеген саклаганда су өсте корабльләрендә дөнья диңгез-океаннарын гизгән матрос-старшина-мичман-офицерлар да, диңгез пехотасы, авиациясе, чик сакчылары да бар. Шуларның берсе - әле өч атна элек кенә Балтыйк флотында бер ел хезмәт итеп кайткан өлкән матрос Мансур Якупов. Ветераннар арасында яше буенча иң зурысы - моннан 56-60 еллар элек Дунай флотилиясенең бронекатерлар гвардия дивизионында өлкән моторист булган өлкән матрос Илдус ага Ханнанов. Ветеранның Уставтагыча тулы хәрби формада килүе карт диңгезчегә карата соклану катыш ихтирам уята.
Ә менә Кәкре Елга авылыннан Мөдәрис Гарифуллин моннан кырык ел элек Төньяк флотта ракета йөртүче катерда хезмәт иткән булган. Бәйрәмгә ул оныгы Раиф белән килгән. Гомер узу белән гәүдәсенә сыймый башлаган хәрби киемнәреннән ул аңа менә дигән юнга формасы тегеп кидергән. Раифның да хыялы диңгезче булу икән.
...Билгеләнгән вакыт килеп җитте, дүртәр рәткә тезелгән флот ветераннарының тигез сафы, диңгез флоты флаглары һәм хәрби марш фанфаралары астында, митинг буласы Җиңү мәйданына юл тота. Биредә район яшьләр эшләре комитетының Яшьләр үзәге хезмәткәрләре тантана өчен бөтен шартларны да тудырганнар...
Митингны муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Айдар Шәмсетдинов ачты, район башлыгы исеменнән диңгезчеләрне бәйрәм белән тәбрик итте һәм төбәгебезнең икътисадын үстерүгә аеруча зур өлеш керткән тугыз ветеранга "Азнакай районына 80 ел" медале тапшырды. Флот көне белән шулай ук район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев, хәрби комиссариат вәкиле, запастагы подполковник Рушан Йосыпов, шәһәрдә диңгезчеләр хәрәкәтен оештыручыларның берсе Әсгать ага Каһиров, диңгез офицеры Марсель Габдрахманов һәм башкалар котлады. Ветераннарның "Адмиралъ", яшүсмерләрнең "Варяг" патриотик тәрбия бирү клублары җитәкчеләре Артур Хафизов һәм Дамир Минһаҗев хәрәкәт активистларына Мактау грамоталары тапшырды.
Ватан сугышында һәм тыныч вакытта хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булган диңгезчеләрне бер минутлык тынлык белән искә алганнан соң, алар истәлегенә веноклар куелды.
Бәйрәмнең икенче өлеше Татарстан мәйданында районыбызның Мәдәният идарәсе һәм Мәдәният йорты артистлары оештырган зур концерт, тамашачылар катнашындагы җыр-биюләр белән узды.
Бу урында инде кайчандыр Тын океан флотында хезмәт иткән, бүген "Еврострой" ҖЧҖ генераль директоры Илмир Әмирҗановның өлкән яшьтәге ветераннарга үз хисабына чәй мәҗлесе оештыруын әйтми китсәк, язма тулы булмас иде.

Бәйрәм фоторепортажын сайтыбызда карый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: “Элеккеге” диңгезчеләр булмый...