Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Экстремизм- җитди мәсьәлә, иминлегебез үзебезгә бәйле

Яз белән безгә җылы яклардан кошлар гына түгел, эш эзләп мигрантлар да килә. Кызганычка каршы, араларында халык арасында коткы таратучылар, фетнә куптаручылар, террор ясау нияте белән килүчеләр дә бар. Иминлегебезне ничек сакларга? Караны актан ничек аерырга? Террорга каршы комиссиянең 13 апрельдә Актүбә бистәсендә социаль учреждениеләр җитәкчеләре катнашында узган күчмә утырышында...

Яз белән безгә җылы яклардан кошлар гына түгел, эш эзләп мигрантлар да килә. Кызганычка каршы, араларында халык арасында коткы таратучылар, фетнә куптаручылар, террор ясау нияте белән килүчеләр дә бар. Иминлегебезне ничек сакларга? Караны актан ничек аерырга? Террорга каршы комиссиянең 13 апрельдә Актүбә бистәсендә социаль учреждениеләр җитәкчеләре катнашында узган күчмә утырышында хокук тәртибе сагы, күзәтчелек һәм дәүләт куркынычсызлыгы хезмәткәрләре, дин әһелләре шушы сорауларга җавап бирделәр.

- Актүбәдә 10 меңләп кеше яши. Тормышыбыз имин, тыныч булсын дисәк, һәрберебездән уяулык сорала. Шикле кешеләр, шикле гамәлләргә юлыксагыз, бу хакта тиешле органнарга вакытында хәбәр итәргә, битараф калмаска кирәк. Террор һәм экстремизмга каршы бары уртак көч белән генә каршы торып була, - диде район башлыгы урынбасары, комиссия рәисе Наҗәт Нәгыймов.

Бистә башлыгы Роза Галиева да иминлекнең һәр кешегә бәйле икәнлегенә басым ясады. Актүбәдә хокук саклау органнары, янгын хезмәткәрләре белән берлектә ирекле халык дружиналарының рейдлары оештырыла. Алар рейд барышында шикле фатирларны да тикшерәләр. Шулай ук территориаль иҗтимагый үзидарәләр дә актив эшли. Бистә халкының 40 процентын - татарлар, шулай ук 40 процентын руслар тәшкил итә. Алты дистә ел дәвамында алар бер-берсенең милли традицияләрен, йолаларын хөрмәт итеп, дус, тату яшиләр.

- Алга таба да бистәбез чәчәк атсын өчен шушы рухта эшләребезне дәвам итәчәкбез. Моның өчен бер-беребезгә позитив мөнәсәбәттә булырга кирәк, - диде Роза Галиева.

Киңәшмәдә һәр җитәкчегә экстремизмга һәм террорга каршы эшчәнлек буенча белешмә тратылды.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Экстремизм җитди мәсьәлә, иминлегебез үзебезгә бәйле