Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Экологлар татарстанлыларны «Җир сәгате - 2017» акциясенә кушылырга чакыра

Дөньяның иң зур экологик акцияләренең берсе быел 25 мартта 20.30 дан 20.30 сәгатькә кадәр узачак. (Казан, 13 март, «Татар-информ»). «Җир сәгате - 2017» акциясенең темасы - кешенең табигатькә җаваплы карашы. Акциянең девизы - «Планетаны түгел, үзеңне үзгәрт». Акция һәр ел мартның соңгы шимбәсендә Бөтендөнья кыргый табигать фонды тарафыннан үткәрелә. Ул...

Дөньяның иң зур экологик акцияләренең берсе быел 25 мартта 20.30 дан 20.30 сәгатькә кадәр узачак.

(Казан, 13 март, «Татар-информ»). «Җир сәгате - 2017» акциясенең темасы - кешенең табигатькә җаваплы карашы. Акциянең девизы - «Планетаны түгел, үзеңне үзгәрт». Акция һәр ел мартның соңгы шимбәсендә Бөтендөнья кыргый табигать фонды тарафыннан үткәрелә. Ул төрле дәүләтләрдә яшәүчеләрнең планета масштабында энергия һәм ресурсларны саклау, экологик вәзгыятьне яхшырту проблемаларын чишүдә теләктәшлекне символлаштыра. Бу көнне традицион рәвештә төрле шәһәрләрдә Җир сәгатен яклау йөзеннән велоузышлар оештырыла.

Татарстанның хөкүмәт органнары, предприятие һәм оешма җитәкчеләренә, шулай ук республика халкына әлеге акциягә кушылырга һәм гражданнарның тормышына куркыныч тудырмаучы мөмкин булган бар җирдә бер сәгатькә утны сүндереп торырга тәкъдим ителә. Бу электр энергиясен куллануны киметәчәк.

2016 елда акциядә 172 ил һәм 2 млрдка якын кеше катнашкан. Россиядә акцияне төрле шәһәрләрдән 20 млн кеше хуплаган.

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев