Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне белән!

Хөрмәтле коллегалар, хезмәткәрләр, ветераннар!

Бүген бөтен илебез җәмәгать тәртибен саклаучыларны, гражданнарның иминлеген тәэмин итүчеләрне үзләренең хезмәт һәм гражданлык бурычларын намус белән үтәүчеләрне хөрмәтли.

Бәйрәм белән тәбрик итеп, ветераннарга аеруча зур рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Гаять бай һәм тирән тәҗрибәләре булган өлкәннәребезнең үз эшләренә һаман да тугрылык саклаулары игътибар һәм хөрмәткә лаек.

Бу көнне без арабызда булмаган хезмәттәшләребезне дә искә алабыз. Аларның исемнәре мәңгегә безнең хәтердә саклана.

Хөрмәтле хезмәттәшләр! Намуслы һәм ару-талуны белмәс хезмәтегез, үз эшегезне үтәгәндә күрсәткән җаваплылыгыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Үзегезгә дә, гаиләләрегезгә дә ныклы сәламәтлек, тыныч тормыш һәм бәхет телим. Бәйрәм белән!

Радик Шәрәфиев, Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлек начальнигы вазифасын башкаручы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев