Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Дуслык һәм спорт берләштерде

"Россия чаңгы юллары" иң популяр булып саналган спорт төрен яратучыларны инде дистәләгән еллар дәвамында үзенә берләштерә. Елдагыча, районның спорт сөючеләре Чаңгы базасына җыелды. Быел бәйге ике көнбарды. 8 февраль көнне район һәм шәһәр мәктәпләре көч сынашса, 9ы - район һәм шәһәрнең 34 оешма-предприятие, учреждениесеннән 170 кеше әлеге массакүләм спорт бәйрәменә...

"Россия чаңгы юллары" иң популяр булып саналган спорт төрен яратучыларны инде дистәләгән еллар дәвамында үзенә берләштерә.

Елдагыча, районның спорт сөючеләре Чаңгы базасына җыелды. Быел бәйге ике көнбарды. 8 февраль көнне район һәм шәһәр мәктәпләре көч сынашса, 9ы - район һәм шәһәрнең 34 оешма-предприятие, учреждениесеннән 170 кеше әлеге массакүләм спорт бәйрәменә җыелды

Шимбә көнге ярышларны ачып, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов:

- Спорт физик яктан гына түгел, ә рухи яктан да тәрбияли, ихтыяр көчен ныгыта. Соңгы елларда җирлегебездә спортка аеруча зур игътибар бирелә башлады, инвентарьлар алу, спорт залларын яңарту, спорт мәйданчыклары булдыру, массакүләм чаралар үткәрү дә моның ачык мисалы, - диде. Азнакай физкультура, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Рәфис Минниханов бәйрәмгә килүчеләрне район спортчылары яулаган уңышлар белән таныштырып үтте.

Тиздән чаңгычылар стартка басты. Спортчылар яшьләренә карап, төрле төркемнәрдә узышты. Хатын-кызлар - 3, ир-егетләр 5 километр ара үтте.

Үз категорияләрендә хатын-кызлардан Фәридә Асибакова, Гөлнур Камалетдинова, Әлфия Байкина, Әлфия Юнысова, ир-атлар арасында Рамил Шәрәфиев, Рамил Халиков, Азат Йосыпов, Фәнис Тимбаков почёт пьедесталының иң биек баскычына менде.

Ветеран чаңгычылар да яшьләрдән калышмады. "Чаңгы шуганда барлык мускуллар да эшкә җигелә, саф һавада йөрү сәламәтлекне ныгыта, - ди 60 яшьтән өлкәнрәкләр төркемендә җиңүгә ирешкән "Азнакайнефть" идарәсе хезмәткәре - 62 яшьлек Фирдәвис Шакиров.

Бк көнне һәвәскәр спорт сөючеләр белән беррәттән җитәкчеләр дә чаңгыга басты. Алар арасында «Сетевая компания» ҖЧҖ җитәкчесе Альмир Латипов финишка иң беренче булып килде. Пенсия фонды бүлеге начальнигы Лилия Шакирова гүзәл затлар арасында җиңү яулады. Команда беренчелегендә быел да "Азнакайнефть" идарәсе командасына тиңнәр булмады.

Мәктәп укучылары арасында уздырылган чаңгы ярышында Ләйсән Иксанова, Ильяс Гарипов, Маргарита Полюшко, Азамат Хөсәенов, Гүзәл Гарипова, Булат Мөхәммәдиев, Аймара Садыйкова, Фәрхәт Мостаев җиңүгә иреште. Команда беренчелегендә шәһәрнең 4нче һәм Кәкре-Елга мәктәбе укучылары җиңде.

Җиңүчеләргә районның физкультура, спорт һәм туризм идарәсенең мактау кәгазьләре һәм медальләр тапшырылды.

Таңсылу САНИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дуслык һәм спорт берләштерде