Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Дуслык дәвам итә

Инде хәбәр итүебезчә, узган атна азагында Төркиянең тугандаш Тарсус мэры Борһанетдин Коҗамаз җитәкчелегендә шәһәрнең мәдәният-сәнгать әһелләреннән торган зур делегациясе Азнакайда булып китте. Наил АБДУЛЛИН Әлеге очрашу узган гасырның туксанынчы еллары азагында ике шәһәр арасында салынган дуслык күперенең унбиш еллыгы уңаеннан оештырылды. 8 ноябрь көнне кунакларны Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель...

Инде хәбәр итүебезчә, узган атна азагында Төркиянең тугандаш Тарсус мэры Борһанетдин Коҗамаз җитәкчелегендә шәһәрнең мәдәният-сәнгать әһелләреннән торган зур делегациясе Азнакайда булып китте.
Наил АБДУЛЛИН

Әлеге очрашу узган гасырның туксанынчы еллары азагында ике шәһәр арасында салынган дуслык күперенең унбиш еллыгы уңаеннан оештырылды. 8 ноябрь көнне кунакларны Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин кабул итте. Тәбрикләү чыгышында Марсель Зөфәр улы узган дистә ярым ел вакыт эчендә ике тугандаш шәһәр - Азнакай һәм Тарсус арасындагы дуслык җепләренең ныгуын, баштагы елларда арадашлык, башлыча, ике төрки халыкның йолаларын, гореф-гадәтләрен якынайтуга гына юнәлдерелгән булса, хәзер инде әлеге багланышның ике шәһәр арасында икътисади-социаль мәсьәләләрне уртак хәл итүгә юллар ачуын билгеләп үтте. Киләчәктә дә безнең хезмәттәшлек үзара файдалы очрашулар, килешүләр белән дәвам итәр, дуслыгыбыз тагын да ныгыр, дигән ышаныч белдерде.
Җавап сүзе белән Тарсус шәһәрендә унтугызынчы ел мэр булып торучы Борһанетдин Коҗамаз чыкты. Ул ике мәмләкәтнең ике шәһәрендә яшәүче ике төрки халык арасындагы дуслыкның алга таба да дәвам итүенә, аның киләчәктә киңкырлы элемтәләр өчен нигез булуына тирән ышанычын белдерде.
- Ул чорда Төркия һәм Татарстанның күп кенә шәһәрләре үзара арадашлык турында килешүләр төзеде. Әмма ике мәмләкәт шәһәрләре арасында Тарсус белән Азнакай гына дуслык җепләрен саклый алды, - диде Борһанетдин бәй. - Әйдәгез, туганнар, кулга-кул тотынып, алга таба да үзара багланышларыбызны дәвам итик!
Аннары Марсель Шәйдуллин белән Борһанетдин Коҗамаз ике шәһәр арасындагы арадашлык килешүенә кул куйды.
Очрашу тантанасында ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР Юстиция министры киңәшчесе, элеккеге район башлыгы Әнәс Исхаков катнашты һәм чыгыш ясады.
Шул көнне төштән соң кунаклар шәһәрнең Зәңгәр мәчетендә җирле халык белән бергә Җомга намазы укыдылар, яңа төзелгән мәдрәсәне карадылар. Кич белән шәһәрдә бәйрәм чаралары уздырылды, Мәдәният йортында Тарсус шәһәре сәнгать осталары концерты булды.
Икенче көнне, һава торышының тотрыксызлыгына да карамастан, төрек кардәшләр Мәнәвез авылы тавы буендагы "Расиха" чишмәсе мәйданчыгына килделәр һәм район Мәдәният идарәсе, шәһәр-район Мәдәният йорты артистлары оештырган "Каз өмәсе" композициясен карадылар. Үзләре өчен гаҗәеп тоелган каз өмәсе йоласын, безнең сәнгатькәрләр чыгышын видеога, фоторәсемгә төшерделәр. Үзләренең милли уен кораллары авазына тамаша карарга килүчеләр белән бергәләп биеделәр, рәхәтләнеп ял иттеләр. Соңыннан делегация вәкилләре Азнакай шәһәренең һәм Актүбә бистәсенең сәнәгать предприятиеләрендә һәм спорт корылмаларында, балалар сәнгать мәктәбендә булдылар. Соңыннан хуҗалар һәм кунаклар арасында дусларча волейбол, аркан тартышу ярышлары узды. Гомуми нәтиҗә! Дуслык җиңде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дуслык дәвам итә