Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Дүшәмбе киңәшмәсе

Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган традицион атналык киңәшмәне Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, гадәттәгечә, юбилярларны бүләкләүләрдән һәм узган җиде көндә булган вакыйгаларны, эш-чараларны, оператив хәлне анализлаудан башлады. Бүген газ яки утка бурычың булды исә - килеп өзеп китәләр. Энергия һәм газ ресурслары белән тәэмин итүче предприятие җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп,...

Район һәм шәһәр эшчәнлегенә багышланган традицион атналык киңәшмәне Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин, гадәттәгечә, юбилярларны бүләкләүләрдән һәм узган җиде көндә булган вакыйгаларны, эш-чараларны, оператив хәлне анализлаудан башлады.

Бүген газ яки утка бурычың булды исә - килеп өзеп китәләр. Энергия һәм газ ресурслары белән тәэмин итүче предприятие җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, Марсель Шәйдуллин проблеманы мондый юл белән генә чишеп булмавын билгеләп үтте.

- Электр яки газны өзү - иң җиңел юл. Әмма беренче чиратта без суык йортларда яшәүче бер гаепләре дә булмаган балалар хакында уйларга тиеш, - диде җитәкче.

Бүген районда җылысыз калучы гаиләләр саны бер дистәдән артып китә. Аларның күбесе - авыл хуҗалыгы тармагында эшләү өчен читтән күченеп килүчеләр. Район башлыгы авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләрен дә имин булмаган гаиләләрне кайгыртуда актив катнашырга чакырды һәм "Марс" хуҗалыгы җитәкчесе Рамил Зариповны башкаларга үрнәк итеп куйды.

Җирлегебездә һәр елны күз явын алырдай йортлар, социаль әһәмияткә ия булган биналар калка. Район башкарма комитетының архитектура бүлеге җитәкчесе Сирина шәрәфетдинова киңәшмәдә чыгыш ясап, узган елга нәтиҗә ясады, агымдагы елга бурычлар белән таншытырды. Әлеге мәсьәләгә тукталып, Марсель Шәйдуллин һәр җирдә матурлык хөкем итәргә, биналар зәвык белән проектлаштырылырга тиеш диде.

Авыл яшьләре спартакиадасы - районда уздырылып килүче спорт ярышларының иң зурысы һәм күркәмедер, мөгаен. Ел саен әлеге чара барлык авыл халкын берләштергән олы бәйрәмгә әверелә. Агымдагы елда ул Чалпыда уздырылачак, спорт төрләре буенча сайлап алу ярышлары башланды да инде. Ял көннәрендә авыл җирлекләре командалары футбол буенча көч сынашты. Әмма бер кашык дегет бер мичкә балны боза дигәндәй, кайбер авыл җирлекләре спорт ярышларында катнашуны кирәк дип тапмаган. Дүшәмбе киңәшмәсендә аларның барысы да каты тәнкыйть утында тотылды.

Киңәшмәне дәвам итеп, "Азнакай урман хуҗалыгы" дәүләт-бюджет учреждениесе эшчәнлеге белән аның җитәкчесе Эдуард Петров таныштырды. Узган ел учреждение 16 мең куб метр агач әзерләргә тиеш булса да, планның 50 проценты гына үтәлгән, күрсәткечләр буенча учреждение республика район-шәһәрләре арасында арттан сөйрәлүчеләрнең берсе.

- «Азнакай урман хуҗалыгы"ның бүгенге эшеннән без канәгать түгел, кайда нинди проблемалар барлыгы хакында җыелып сөйләшергә, аларны хәл итү юлларын бергәләп табарга кирәк, - дип билгеләп үтте район башлыгы үзенең чыгышында.

Бүген районда 19 гектар җирне биләүче питомник та буш тора. Урам-паркларга утыртылган агач үсентеләре исә читтән сатып алына. Район башлыгы бу юнәлештә дә нәтиҗәле эш алып барырга кирәклеген ассызыклады.

Быел кыш фасылын аңлармын димә: әле генә өеп-өеп кар ява, кисәк кенә җалыта да, кисәк кенә туңдыра. Мондый һава торышы җәяүлеләрне дә, автомобильчеләрне дә сынарга өлгерде. Юлларны кардан арындыру мәсьәләсе атналык дүшәмбе киңәшмәсендә дә күтәрелде.

Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дүшәмбе киңәшмәсе