Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Дүшәмбе киңәшмәсе

Бүген кем генә дөньядагы тынычсызлык, әледән-әле кабынып торган терроризм күренешләре турында уйламый икән? Әлбәттә, тынычлык, илдәге тотрыклылык һәрберебез өчен мөһим. Экстремистлык, террорчылык мәсьәләсе агымдагы атнаның дүшәмбе киңәшмәсендә дә күтәрелми калмады. ТР буенча РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Азнакай шәһәре идарәсе начальнигы Илгиз Хәкимов җитәкчеләр алдында чыгыш ясап, традицион булмаган исламга тартылган...

Бүген кем генә дөньядагы тынычсызлык, әледән-әле кабынып торган терроризм күренешләре турында уйламый икән? Әлбәттә, тынычлык, илдәге тотрыклылык һәрберебез өчен мөһим. Экстремистлык, террорчылык мәсьәләсе агымдагы атнаның дүшәмбе киңәшмәсендә дә күтәрелми калмады. ТР буенча РФ Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Азнакай шәһәре идарәсе начальнигы Илгиз Хәкимов җитәкчеләр алдында чыгыш ясап, традицион булмаган исламга тартылган кешеләргә карата, район һәм шәһәрнең тормыш өчен мөһим объектларының иминлегенә контрольне көчәйтүгә басым ясады. Ул шулай ук авыл җирлекләре башлыкларына мөрәҗәгать итеп, авылларда йөрүче шикле, таныш булмаган кешеләргә карата аеруча игътибарлы булырга чакырды.

- Террорчылык, экстремистлык гамәлләре бик еракта һәм миңа кагылмас дип, үз-үзебезне юатырга ярамый. Игътибарлы, уяу һәм сизгер булырга, экстремизм, дини, раса яки милли дошманлык сизелгән очракта ваемсызлык күрсәтмичә, бу хакта хокук саклау органнарына хәбәр итәргә кирәк, - ди Илгиз Хәкимов.

Әлеге теманы дәвам итеп, район башкарма комитетының эшләр белән идарә итүчесе, районның террорга каршы көрәш комиссиясе секретаре Руслан Дәүләтшин җирлегебездә башкарылган чараларга тукталып үтте.

Муниөипаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин хокук саклау органнары вәкилләренә мөрәҗәгать итеп, Интернет челтәре аша эстремистик юнәлештәге мәгълүматлар таратучыларны да фаш итеп, җаваплылыкка тартырга кирәклеген ассызыклады.

- Экстремизм һәм террорчылыкка каршы көрәшкә җәмәгатьчелекне дә тартып, әлеге афәтләр белән бердәм көрәшкәндә генә без уңай нәтиҗәләргә ирешә алачакбыз. Яшьләр арасында да аңлату эшләре алып бару зарур. Безгә вакытны кулдан ычкындырырга ярамый, - дип ассызыклады Марсель Шәйдуллин үзенең чыгышында.

Азнакайда ял көннәрендә дә спорт чаралары тынып тормый. Шимбә көнне "Чатыр-тау Арена" спорт комплексында авыл җирлекләре командалары волейбол буенча көч сынашты. Актүбә бистәсе һәм Туйкә авыл җирлеге командалары февраль азагында Чалпыда узачак Авыл яшьләре спартакиадасында беренче урын өчен көч сынашачак. Быел спартакиадада җиңү яулаган авылларга спорт мәйданчыклары бүләк ителә.

Марсель Шәйдуллин авыл мәктәпләрендә спорт залларын торгызуны да максат итеп куйды.

Җирлегебездә авыр хәлдә калган гаиләләр дә бар.

- Гаилә әгъзалары эшләгән оешма-предприятие җитәкчеләренә, әз генә булса да ярдәм итүләрен сорап, хатлар язабыз. Әмма аларның кайберләре, ярдәм итәр урынга, хезмәткәрләрне тиз генә эштән азат итә дә, проблемадан котыла, - ди район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов.

Район башлыгы бу уңайдан "Мондый җитәкче җитәкче була алмый, кешелеклелек сыйфатларын югалтмау мөһим", - дип билдерде.

Дүшәмбе киңәшмәсендә шулай ук юлларны чистарту, түбәләрне боздан арындыру, сәламәтлек саклау, торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре дә күтәрелде, агымдагы атнага бурычлар билгеләнде.

Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дүшәмбе киңәшмәсе