Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Дүшәмбе киңәшмәсе

Район һәм шәһәрнең иҗтимагый тормыш мәсьәләләренә багышланган чираттагы атналык киңәшмәне Азнакай муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов юбилярларны, хезмәт алдынгыларын бүләкләүдән, узган атнада булган вакыйгаларны, эш-чараларны анализлаудан башлады. Авыл җирлекләрендә, оешма-предприятиеләрдә узган хисап җыелышларына да тукталып, Наҗәт Нәгыймов халык күтәргән һәр сорау, проблема хәл ителергә тиеш дип ассызыклады. Узган атнада...

Район һәм шәһәрнең иҗтимагый тормыш мәсьәләләренә багышланган чираттагы атналык киңәшмәне Азнакай муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов юбилярларны, хезмәт алдынгыларын бүләкләүдән, узган атнада булган вакыйгаларны, эш-чараларны анализлаудан башлады.

Авыл җирлекләрендә, оешма-предприятиеләрдә узган хисап җыелышларына да тукталып, Наҗәт Нәгыймов халык күтәргән һәр сорау, проблема хәл ителергә тиеш дип ассызыклады.

Узган атнада районда өч җинаять кылынган. Кибет басу очрагы бар. Полиция вәкилләре Хәсәнов урамындагы кибеттән 5361 сумлык ашамлык, спиртлы эчемлекләр урлаган каракларның эзенә тиз төшә. "Алтын Нур" кибете кырында берәүнең 340 мең сум акчасы белән букчасын урлап ктәләр. Оператив-тикшерү эшләре барышында әлеге җинаятьнең каза күрүче тарафыннан уйлап чыгарылганлыгы ачыклана. Ә талаучы ролендә үзенең танышы "уйнаган" булып чыга. Хокук сакчыларын "төп башына" утыртырга уйлаган азнакайлыга закон каршында җавап бирергә туры киләчәк.

Җиңел кәсеп белән акча эшләүчеләр ысулларның әледән-әле яңаларын уйлап чыгарып кына тора. Узган атнада өч азнакайлы дежур бүлеккә мөрәҗәгать итеп, билгесез кешеләрнең шалтыратып, бушлай тәрәзә ремонтлау хезмәте тәкъдим итүен әйтә. Шалтыратучылар кешенең шәхси мәгълүматларын да сорый.

-Мошенниклар кармагына эләгүе бик җиңел. Хезмәт коллективларында аңлату эшләре алып барырга, уяу булырга кирәк, - диде район эчке эшләр бүлеге начальнигы Илдар Шакиров үзенең чыгышында.

Бүген шәһәрдә ишегаллары машиналар белән тыгызлап тулган. Кайбер йорт кырыннан машина белән түгел, хәтта җәяү дә көч-хәл белән узасың. Ә бәла-каза була калса?! Бу хакта иң соңыннан уйлыйбыз икән шул. Ялларда Хәсәнов урамындагы йортта чыккан янгынны сүндерергә килүчеләр дә йорт янына көч-хәл белән үтә алды. Биредә юллар, ишегалды болай да тар, шуның өстенә ике яктан да машиналар белән каплап куялар. Ә бәлки кемнеңдер тормышын әнә шул кадерле минутлар хәл итәдер... Наҗәт Нәгыймов мондый гамәлне җинаятькә тиңләп, гаеплеләрне җәзага тартырга кушты.

Сакчыллык - көн таләбе. Җирлегебездә энергия ресурсларын саклау программасы уңышлы гына тормышка ашырыла. Аның кысаларында "Яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы җитештерү предприятиесе" шәһәрдә ике светофорны диодлыга алыштырачак.

Дүшәмбе киңәшмәсендә шулай ук юлларны кардан чистарту, хәвефсезлек, янгыннарны кисәтү мәсьәләләре дә күтәрелде, агымдагы атнага бурычлар билгеләнде.

Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дүшәмбе киңәшмәсе