Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Дәүләт Думасында Ана капиталын бала карау пособиесенә алмаштырырга тәкъдим итәләр

Инициатива авторлары Ана капиталы программасы үзен акламады дип саный. (Казан, 13 март, «Татар-информ»). Ана капиталын Россиядә үз балаларыңа һәм тәрбиягә алынганнарга ай саен түләнә торган акча белән алмаштырырга мөмкиннәр. Бу акчаны 18 яшь тулганчы - бер балага ай саен 3 мең, ике балага - 8 мең, өч балага -15 мең...

Инициатива авторлары Ана капиталы программасы үзен акламады дип саный.

(Казан, 13 март, «Татар-информ»). Ана капиталын Россиядә үз балаларыңа һәм тәрбиягә алынганнарга ай саен түләнә торган акча белән алмаштырырга мөмкиннәр. Бу акчаны 18 яшь тулганчы - бер балага ай саен 3 мең, ике балага - 8 мең, өч балага -15 мең биреп барырга тәкъдим итәләр. Бу Дәүләт Думасының социаль сәясәт буенча комитет әгъзасы Сергей Вострецов һәм казанлы, Илкүләм ата-аналар комитеты башлыгы Ирина Волынец идеясе, дип яза RT.

Инициатива авторлары Ана капиталы программасы үзен акламады дип саный. Вострецов һәм Волынец мондый чаралардан баш тартырга вакыт дип саный. Чөнки бу, алар фикеренчә, дөрес ярдәм түгел һәм кешеләр бирелгән капиталны акчага әйләндерергә омтыла.

Вострецов бала карауга пособие түләнергә тиеш дип саный. Әгәр дә гаиләдә балалар саны өчтән күбрәк икән, пособиене бары тик өчесенә генә түләргә тәкъ ителә, дип билгели Волынец.

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дәүләт Думасында Ана капиталын бала карау пособиесенә алмаштырырга тәкъдим итәләр