Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Депутатлар җитди мәсьәләләр тикшерде, эшчәнлеккә хисап тотты

Кичә Азнакай район һәм шәһәр Советларының уртак утырышы узды. Аны Азнакай район һәм шәһәр Советлары рәисе Марсель Шәйдуллин алып барды. Утырышта шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты, «Азнакайнефть» идарәсе начальнигы Рәзиф Галимов, башкарма комитетлар, хокук саклау органнары, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, район башкарма комитетының идарә һәм бүлекләре, район Советының бүлек начальниклары катнашты....

Кичә Азнакай район һәм шәһәр Советларының уртак утырышы узды. Аны Азнакай район һәм шәһәр Советлары рәисе Марсель Шәйдуллин алып барды. Утырышта шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты, «Азнакайнефть» идарәсе начальнигы Рәзиф Галимов, башкарма комитетлар, хокук саклау органнары, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, район башкарма комитетының идарә һәм бүлекләре, район Советының бүлек начальниклары катнашты.
«2013 елга һәм 2014-2015 еллардагы планлы чорга Азнакай муниципаль районы бюджеты турында», «2013 елга, 2014-2015 еллардагы планлы чорга "Азнакай шәһәре" муниципаль берәмлеге бюджеты турында» (беренче укылышта) төп мәсьәлә белән беррәттән депутатлар каравына "Азнакай муниципаль районы һәм Азнакай шәһәренең узып баручы 2012 елда социаль-икътисади үсешенең якынча йомгаклары һәм алдагы елга көтелгән нәтиҗәләр турында. Азнакай муниципаль районы һәм Азнакай шәһәренең 2013-2015 елларга социаль-икътисади үсеш фаразлары" турында мәсьәлә дә куелды. Алар белән район башкарма комитетының икътисад бүлеге начальнигы Лариса Дәүләтшина, Азнакай муниципаль районының финанс-бюджет палатасы рәисе Людмила Гурьянова таныштырды.
Мәгълүм булганча, бюджет проектлары буенча гавәми тыңлаулар үтте, алар район һәм шәһәр Советларының бюджет, салымнар, финас һәм икътисади, шулай ук закончалык, хокук тәртибе, депутат этикасы һәм җирле үзидарә буенча даими комиссияләр утырышларында тикшерелде. Депутатлар беренче укылыштагы район Советының һәм шәһәр Советының бюджетлар турында карарларын бертавыштан кабул итте.
Утырышта "2012 елга һәм 2013-2014 еллардагы планлы чорга Азнакай муниципаль районы бюджеты турында" Азнакай район Советының 2011 елның 20 декабрендә чыккан 89-15 нче карарына үзгәрешләр кертү турында ( 2012 елның 13 гыйнварында чыккан 103-16 нчы, 2012 елның 15 мартында чыккан 131-18 нче, 2012 елның 28 апрелендә чыккан 145-20 нче, 2012 елның 28 маенда чыккан 159-21 нче, 2012 елның 12 июлендә чыккан 168-22 нче, 2012 елның 10 августында чыккан 172-23 нче, 2012 елның 24 сентябрендә чыккан 180-24 нче карарлары редакциясендә) мәсьәлә каралды. Депутатлар каравына шулай ук "Азнакай шәһәре" муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр кертү турында (икенче укылышта), "Азнакай" фонды Уставына, аның попечительлек Советына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында мәсьәләләр куелды. Алар буенча район башкарма комитетының юридик бүлек начальнигы Зәйтүнә Габитова һәм баш белгеч Наил Сабирҗановның чыгышлары тыңланды.
Район һәм шәһәр Советлары депутатларының вакытыннан алда вәкаләтләре туктатылу һәм агымдагы елның 14 октябрендә депутатларны өстәмә сайлаулар белән бәйле рәвештә, район һәм шәһәр Советларының "Азнакай районы һәм шәһәре Советларының 2010 елның 11 ноябрендә расланган даими комиссияләр составына үзгәрешләр кертү турында" карарына үзгәрешләр кертү хаҗәте туды. Әлеге мәсьәлә даими комиссияләр утырышларында якынча тикшерелеп, бүгенге утырышта депутатлар тикшерүенә куелды.
Утырышта Азнакай район һәм шәһәр Советларының 2013 елга эш планы да кабул ителде.
Уртак утырышларның берсендә район һәм шәһәр Советлары рәисе Марсель Шәйдуллинның депутатларның 2010 елның октябреннән 2012 елның декабре чорындагы эшчәнлекләре хакында информацияләрен тыңлау турында тәкъдиме кертелгән иде. Сүз дә юк, һәр депутат тарафыннан максатчан һәм шактый гына эшләр башкарылып килә. Бу юлы Вахитов авыл биләмәсе депутаты Марсель Сәмигуллин һәм Азнакай шәһәренең 9нчы сайлау округы депутаты Рашат Хуҗин башкарылган эшләренә хисап тотты. Депутатларның эшчәнлеге хакында "Маяк" газетасында да язмалар бирелеп барылачак.
Утырышта каралган мәсьәләләр буенча тәкъдимнәр кертелде һәм тиешле карарлар кабул ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Депутатлар җитди мәсьәләләр тикшерде, эшчәнлеккә хисап тотты