Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Денсезлеккә юл куймыйк

Кайчакларда шәһәребез урамнарында бушлай китап өләшеп торучыларга юлыккалыйбыз. Берәүләребез алар яныннан битараф кына узып китә, икенчеләре, кызыксынып, күз салып ала, өченчеләре исә бу китап хуҗаларына төртмәле сүзен әйтми калмый... Һәрхәлдә, бу китаплар белән кызыксынып, аларны кулга алырга ашыккан кешене әлегә күргән юк, чөнки аларның хуҗаларының һәрберебезгә мәгълүм сектадан булуын азнакайлылар...

Кайчакларда шәһәребез урамнарында бушлай китап өләшеп торучыларга юлыккалыйбыз. Берәүләребез алар яныннан битараф кына узып китә, икенчеләре, кызыксынып, күз салып ала, өченчеләре исә бу китап хуҗаларына төртмәле сүзен әйтми калмый... Һәрхәлдә, бу китаплар белән кызыксынып, аларны кулга алырга ашыккан кешене әлегә күргән юк, чөнки аларның хуҗаларының һәрберебезгә мәгълүм сектадан булуын азнакайлылар инде яхшы белә. Шулай да, шәһәрдәшләребез алар хакында ни уйлый? Бу сектага мөнәсәбәтләре ничек? Әнә шул хакта кызыксынып карарга булдык.

Мөнәвир Габдрахманов, гомере буе шофер:

- Бу секта хакында ишеткәнем бар, андый "шаһитлар"ны (адәм актыклары, диясе килә) балаларга кунакка баргач, Казан урамнарында еш очратам ул йәһвәлеләрне. Ата-бабайлар рухын мыскыл итүче юньсезләр. Әле бит читенсенеп тормыйлар, китапларын фатирыңа шакып та тәкъдим итеп йөриләр. Бер хезмәттәш егетебез шулар тозагына эләгеп, фатирсыз да калды, дип сөйләгән иде кияү. Алла сакласын!

Минзифа Кәрамова, пенсионер:

- Бигрәкләр дә чуалган, болганган заманда яшибез. Оныкларыбыз үсеп килә, алар өчен куркыныч. Өч оныгыма да, телләре ачылуга ук, үзебезнең Корьән догаларын укый-өйрәтә башладым. Әнә шулай бик кечкенәдән сеңдерсәң, сеңә ул, хәзер әнә ашарга утырсалар да дога укып башлыйлар, "амин" әйтеп китәләр. Безнең татар халкының үз дине-мең еллык тарихы булган ислам дине бар. Ә ул теләсә нәрсә сөйләп, кеше башы катырып йөргән сектантларны Азнакайдан куарга, аяк та бастырмаска кирәк.

Венера Гәрәева, бюджет өлкәсе хезмәткәре:

- Тормыш болай да катлаулы. Мондый секталар аны тагын да катлауландыра, алай гына түгел, җимерә. Шундый сектага эләккән бер гаиләне беләм. Хатынының әнисенең апасы вафат булгач, күмешергә дә килмәделәр, Корьән ашларына да йөрмиләр, хәтта балаларының туган көннәрен, бәйрәмнәрне дә билгеләп үтмиләр, бу бит исән килеш үзеңне "үтерү" дигән сүз! Яшәүдән тәм табып, рәхәт итеп аралашып яшәмәгәч, нигә кирәк андый тормыш?!

Әсма Хәбипова, пенсионер:

- Урамда узган бер кешегә китап тәкъдим итеп торган бу кешеләрне күргәлим. Безгә файдалы булса, бушка таратып тормаслар иде әле. Кем рөхсәт бирә аларга, нигә чара күрелми?


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Денсезлеккә юл куймыйк