Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Данис Шакиров: "Татарлыгың белән горурланасың килсә, Азнакайга кил!"

Данис Шакиров: "Татарлыгың белән горурланасың килсә, Азнакайга кил!" Хатын-кыз тормыш дәвамчысы гына түгел, гаилә учагын саклаучы да, борынгыдан килгән гореф-гадәтләребезне буыннан-буынга тапшыручы да, туган телебезгә мәхәббәтне, дөрес тәрбияне бишектән үк сабыена сеңдерүче дә. "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Азнакайда узган Бөтенроссия семинарында бу фикер ал тасма булып үрелеп барды....

Данис Шакиров:

"Татарлыгың белән горурланасың килсә, Азнакайга кил!"

Хатын-кыз тормыш дәвамчысы гына түгел, гаилә учагын саклаучы да, борынгыдан килгән гореф-гадәтләребезне буыннан-буынга тапшыручы да, туган телебезгә мәхәббәтне, дөрес тәрбияне бишектән үк сабыена сеңдерүче дә. "Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Азнакайда узган Бөтенроссия семинарында бу фикер ал тасма булып үрелеп барды.

10 декабрьдә шәһәребез илнең һәм республикабызның төрле төбәкләреннән бик күп кунаклар кабул итте.

- Азнакай - татар мохитен барлыкка китергән һәм саклап торучы җирлекләрнең берсе ул. Һәрчак бик яратып киләбез һәм монда башкарылган эшләрне башкаларга да җиткерәсебез килде, - диде Ак калфак" татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кәдрия Идрисова.

Кунаклар төркемнәргә бүленеп Ак, Зәңгәр, Азнакай нуры мәчетләрендә балага исем кушу, никах йолаларын карадылар, дини укытуда милли компонентларны саклау, гимназиядә һәм 1 нче урта мәктәптә, 10 нчы "Алтынчәч", 6 нчы "Йолдызчык" балалар бакчаларында милли проектларны тормышка ашыру, укучылар чыгышы, "Димчеләр" һәм "Пар канатлар" клублары эшчәнлекләре, төбәкне өйрәнү музее, югалган авыллар проекты белән таныштылар, Мәнәвез авылында Расиха чишмәсе янында каз өмәсендә булдылар, тәмле ризыкларыбыздан авыз иттеләр.

Бер гасырлык традицияләрен үз эченә алып, заманча яңа бинага күчкән 1 нче мәктәптә бөек шагыйребез Габдулла Тукай бюсты ачылу да матур тәэсирләр калдырды.

- Без - Тукай оныклары, без Тукайлы халык. Бик күп мәшһүр шәхесләр биргән Азнакай җирлегендә шушындый һәйкәл ачу өчен район җитәкчелегенә, халкына зур рәхмәтебезне белдерәбез. Бу тәрбияви яктан зур отыш, биредә милләт җанлы балалар үсәрләр дип ышанам, - диде Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров.

Аның: "Татарлыгың белән горурланасың килсә, Азнакайга кил!" - дигән сүзләре районыбызда милли юнәлештә башкарыла торган эшчәнлеккә зур бәя булды.

Мәдәният йорты фойесында оештырылган татар ашлары һәм кул эшләре күргәзмәсеннән исә читтән килгән милләтәшләребез Азнакай җылысын йөрәкләренә салып, якыннарына да алып кайтачак.

- Оныкларыма каймактай йомшак итекләр сайладым. Бик тәмле, ямьле, зәвыклы бәйрәмгә эләктек бүген. Шундый җылы очрашу өчен иң беренче чиратта муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллинга бик рәхмәтлебез. Хакимиятнең мәдәният, мәгариф өлкәләре белән кулга-кул тотынып эшләве сокландырды. Менә балаларны шулай тәрбияләргә, шулай яшәрә кирәк икән дигән уйлар белән кайтып китәбез, - ди Уфадан Венера Идрисова.

Самараның "Ак калфак" оешмасыннан Илһамия Кәримова да якты хыялларга уралган:

- Бик күп мәгълумат алдык. Үзебездә дә шушындый чаралар үткәрергә тырышырбыз. Бездә татарлар күп яши. Оешмабызда җыелышып калфаклар, кулъяулыклар чигәбез. Димчелекне булдыру өстендә эшлибез.

Димчеләр дигәннән, семинарда бу мәсьәлә зурлап күтәрелде. Мәскәү каласыннан, Мамадыш, Балтач районнарыннан килгән яучылар агентлыгы җитәкчеләре тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. "Ак калфак" җәмгыятенең Азнакай бүлекчәсе җитәкчесе Эльвира Галиева да үз чыгышында әлеге юнәлештә районыбызда уңышлы эшчәнлек барганлыгын билгеләп үтте. Әнә, Урсайдан Рузилә апа Зарипова моннан егерме ике ел элек табыштырган пары белән килгән. Уңган, тырыш, тормышлары җитеш Ильмира һәм Илдус Шәрәфетдиновлар гаиләсендә дүрт бала үсә.

- Кавыштырган барлык ярларым бик матур итеп яшәп яталар. Авыл җирендә бер дигән буйдак егетләр, шәһәрдә ялгыз кызлар җитәрлек. Безнең бурыч - аларны парлы итү, - ди Рузилә апа.

Семинарда катнашкан ТР Дәүләт Советы дептуты Таһир Һадиев та шушы фикерне куәтләп, рухи кыйммәтләребезне яңартуда хатын-кызларга зур ышанычын белдерде.

- Начарны бар иткән, барны дан иткән хатын-кыз дигән әйтем бар. Яшьләр өйләнешәләр, кавышалар. Карап торышка әллә ни булмаган егет тә үзгәреп, тормышлары гөрләп китә, чөнки икенче яртысы аңа көч бирә. Безнә алга этәрүчеләр - ул сез, хөрмәтле гүзәл затларыбыз! Ак калфакларыгызны, килешле киемнәрегезне күреп, күзләр сөенә. Сезгә карагач, без, ирләр дә, тартылып куябыз. Җәмгыятебездәге ялгышларны төзәтүчеләр сез. Өстегезгә зур җаваплылык алгансыз. Бүгенге көндә күтәрелгән мәсьәлә бик кирәкле һәм җитди, - диде ул.

Милләтебез үсеше һәм яңарышы өчен көчләрен кызганмаучы фидакарьләргә бу көнне Бөтендөнья татар конгрессының бүләкләре дә тапшырылды.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Данис Шакиров: "Татарлыгың белән горурланасың килсә, Азнакайга кил!"