Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Дамир Гыйләҗев: «Яхшылык кылырга беркайчан да соң түгел»

Районыбызда 4253 инвалид яши, шуларның 271 е - балалар. Аларга ярдәм күрсәтү йөзеннән шактый чаралар оештырыла. Менә ундүртенче ел рәттән хәйрия марафоны үткәрелде. Аның нәтиҗәләре белән таныштыруны сорап, без район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗевкә мөрәҗәгать иттек. -Хәйрия акциясенә бик күп предприятие, оешмалар кушылды. Беренче тапкыр...

Районыбызда 4253 инвалид яши, шуларның 271 е - балалар. Аларга ярдәм күрсәтү йөзеннән шактый чаралар оештырыла. Менә ундүртенче ел рәттән хәйрия марафоны үткәрелде. Аның нәтиҗәләре белән таныштыруны сорап, без район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗевкә мөрәҗәгать иттек.
-Хәйрия акциясенә бик күп предприятие, оешмалар кушылды. Беренче тапкыр ул телеэкраннар аша трансляцияләнде һәм киң җәмәгатьчелекне җәлеп итү мөмкинлеге тудырды. Марафон барышында гына түгел, аннан соң да «Азнакай» фондына акча керү дәвам итә.
Уртак көч белән «Азнакай» фондына марафонда 1 млн. 188 мең 664 сум акча җыелды. Аеруча «Татнефть» ААҖ нең «Милосердие» фондын билгеләп үтәсе килө - алар 260 мең сум күчерде. Шулай ук «Төньяк-көнбатыш нефть магистральләре» ААҖ 30 мең сум күчерү өстенә, беренче төркем инвалид Лилия Бүләковага ноутбук бүләк итте, 2 инвалид балалы гаиләгә адреслы ярдәм күрсәтте.
Мәгариф идарәсеннән - 70 мең, район үзәк сырхауханәсеннән - 67 мең, район Советы һәм район башкарма комитетыннан - 44300, «ТатСтройЩебень», «Азнакай УТТ» ҖЧҖ нән 40 шар мең, «Бурение» «Татбурмонтаж» ҖЧҖ нән 38 шәр мең сум күчте.
Хезмәт коллективларыннан тыш гади гражданнар да изге эштән читтә калмады. Мәсәлән, Туйкәдән Сәгадәт Шәйхиев 60 кг бал бүләк итте. Ә район Балалар Думасы әгъзалары 40 мең сумлык өлешләрен кертте. Бу акчаны укучылар мәктәп ярминкәләрендә үзләренең кул эшләрен сатып җыйган.
Элекке мәгариф бүлеге җитәкчесе, пенсионер Мәсгут Якупов тормыш иптәше белән бергә 2 мең сум тапшырды. Пенсионер Марс Гыйльманов 500 сумлык шәхси өлешен кертте. Хикмәт суммада түгел, ә кешеләрнең башкалар язмышына битараф булмыйча, мәрхәмәтлелек кылуларында.
Кызганычка каршы, ниндидер сәбәпләр белән бу акциядә катнашмаган коллективлар да булды. Киләчәктә алар да хәйриячеләр сафына кушылырлар дип өметләнәбез.
Инвалидлар - көчле рухлы. Моның шулай икәнен Фәнис Галиев мисалында ачык күрергә мөмкин. Көче ташып тора торган чакта юл хәрәкәте фаҗигасендә ул беренче төркем инвалид булып кала. Үзенең тырышлыгы һәм үзе эшләгән «Азнакай УТТ» ҖЧҖ, «Азнакайнефть» идарәсе, туганнары ярдәме белән тормышка кире кайта, һәрдаим аларның ярдәмен тоеп яши, хәтта Яңа Юл бистәсендә йорт җиткерә.
Хәйрия марафоны тәмамланса да, яхшылык кылырга беркайчан да соң түгел. Йөрәгендә шәфкать нуры балкыган һәркем «Азнакай» фондына мөрәҗәгать итеп, мохтаҗларга ярдәм кулы суза ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дамир Гыйләҗев: «Яхшылык кылырга беркайчан да соң түгел»