Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Cмотр-конкурста гран-прины Сукаеш мәдәният йорты яулады

Авыл үзешчән сәнгать коллективлары арасында узган смотр-конкурста быел гран-прины Сукаеш мәдәният йорты яулады. Мәдәният елы һәм Җиңүнең 69 еллыгына багышлап үткәрелгән әлеге бәйге тагын бер кат Азнакай районының талантларга бай икәнен раслады. Әсәйнең фольклор, Ирекле, Урсай, Кәкре Елга, Сәпәйнең вокаль һәм гармунчылар ансамбльләре, Тымытыкның ветераннар хоры, Балтачның театр, Сукаешның "Наз"...

Авыл үзешчән сәнгать коллективлары арасында узган смотр-конкурста быел гран-прины Сукаеш мәдәният йорты яулады.

Мәдәният елы һәм Җиңүнең 69 еллыгына багышлап үткәрелгән әлеге бәйге тагын бер кат Азнакай районының талантларга бай икәнен раслады. Әсәйнең фольклор, Ирекле, Урсай, Кәкре Елга, Сәпәйнең вокаль һәм гармунчылар ансамбльләре, Тымытыкның ветераннар хоры, Балтачның театр, Сукаешның "Наз" хореографик коллективлары чын һөнәри югарылыкка күтәрелүләрен күрсәттеләр.

Иҗади коллективлар Бөек Ватан сугышын төрле тематик яктан яктырттылар. Тамашачы һәм жюри хөкеменә әдәби-музыкаль композицияләр (Чәкән, Татшуган, Карамалы, Урсай), концерт программалары (Сукаеш, Сәпәй, Кәкре Елга, Чубар Абдул, Әсәй) тәкъдим ителде. Күктәкә, Балтач, Чәкән мәдәният йортларының режиссерлык табышлары сокландырды.

- Зоналарда барган смотрда 41 авыл мәдәният йорты катнашты. Финалга исә 25 коллектив чыкты. Әлеге бәйгегә әзерлек клуб эшчәнлеген җанландырды, түгәрәкләр һәм анда йөрүчеләр санын арттырырга ярдәм итте, - ди район-шәһәр мәдәният йортының методик бүлек җитәкчесе Лилия Арсланова.

Смотр-конкурста беренче урынны алган Татшуган мәдәният йортында элек-электән сәнгать белән янып яшиләр.

- Фәрәгать абый Маннановның эшен хәзер клуб директорыбыз Асия Мөхәммәтгарипова лаеклы дәвам итә. "Шөгән", "Җомга" вокаль ансамбльләребез бар. Анда өлкәннәр дә, яшьләр дә яратып йөри. Үзебез балачактан клубта биеп-җырлап үстек, инде балаларыбыз рәхәтләнеп шөгыльләнә, - ди Рузилә Шәйхулова.

- Безне биюгә Азнакайдан килеп, Лилия Закирова өйрәтә. Төрле милләт биюләрен башкарабыз. Кичләребез бик күңелле уза. Клубта тематик кичәләр, дискотекалар була, - ди 10 нчы сыныйф укучысы Илүзә Рәкыйпова һәм 9 нчы сыныйф укучысы Гөлнур Мортазина.

Һәр елны призлы урын яулаучы сәпәйлеләр быел да сынатмады, алар да беренчелекне алды.

-2008 елдан бирле кызларның "Мирас", егетләрнең "Дуслык" вокаль, баянчылар ансамбльләре, театр түгәрәге эшли. Мәктәп һәм балалар бакчасы белән тыгыз элемтәдә торабыз. Авыл җирлеге башлыгы Фәния Галиеваның һәрдаим ярдәмен тоябыз. Былтыр клубның түбәсен яптылар, моның өчен район башлыгы Марсель Шәйдулинга рәхмәтлебез. Эченә дә ремонт керер дип өметләнәбез, - ди Сәпәй мәдәният йорты директоры Галия Хәева.

Үзешчәннәр смотры сәхнә чыгышлары белән чикләнеп калмады, фойеда авыл осталарының кул эшләре күргәзмәсе дә дә оештырылган иде. Әгердән Лотфуллинар гаиләсе, Кәкре Елгадан Наил Сәлахов, Үчәлледән Сирин Кадыйровка беренче урыннар бирелде.

Ә тамашачы авылны, аның моңлы җырларын, дәртле биюләрен сагынып килгән.

- Концертларга йөрергә яратам. Яшьлегемә кайткан кебек булдым, - ди сиксән яшьлек Әминә апа Баязитова.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Cмотрконкурста гранприны Сукаеш мәдәният йорты яулады