Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чыршы киссәң, штраф түлисең

Урманнан чыршы кисеп алып кайтучыларга закон нигезендә административ җаваплылык – физик затларга – 4000, вәкаләтле затларга – 40 мең, юридик затларга 400 мең сумга кадәр штраф салу каралган.

Моннан тыш, гаепле кеше урман хуҗалыгына китерелгән зыян өчен дә түләргә тиеш. Ул 5 мең сумнан артып китә икән, РФ Җинаятьләр кодексы нигезендә җавап бирергә туры киләчәк. Дәүләт урман инспекторлары һәм полиция хезмәткәрләре Яңа ел алды көннәрендә ылыслы агачларны саклау буенча күзәтчелекне көчәйтә. 31 декабрьгә кадәр рейдлар оештырылачак. Бәйрәмегезнең яме китмәсен дисәгез, чыршы-наратларны сату вәкаләтләре булган урыннардан гына алыгыз. Хокук бозу очракларына юлыкканда Азнакай урманчылыгына 7-85-17 телефоны буенча хәбәр итү сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев