Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чисталык үзебездән тора

Сыңар аяк киеме, иске китап, оекбаш, тартма, шешәләр... ниләр генә ятмый безнең аяк астында! Кайбер урыннарда хәтта басып үтәр җир дә булмый. Шәһәр кварталларында махсус савытлар булып та, чүп-чар никтер җиргә ташлана. Мәгълүматларга караганда, бер кеше елына якынча 300 килограмм чүп чыгара икән. Ләкин без өйдән күтәреп чыккан чүпне шунда...

Сыңар аяк киеме, иске китап, оекбаш, тартма, шешәләр... ниләр генә ятмый безнең аяк астында! Кайбер урыннарда хәтта басып үтәр җир дә булмый. Шәһәр кварталларында махсус савытлар булып та, чүп-чар никтер җиргә ташлана. Мәгълүматларга караганда, бер кеше елына якынча 300 килограмм чүп чыгара икән. Ләкин без өйдән күтәреп чыккан чүпне шунда кадәр алып барып та, тиешле урынга ташлый алмыйбыз, күбесенчә контейнер кырына гына ыргытып: «Бу чүптән дә котылдым әле», - дип, эчтән генә сөенеп китеп барабыз. Ә үз өебездә чүпләү түгел, өрмәгән урынга да утырмыйбыз! Урам да безнең уртак мохит, ләкин без әйләнә-тирәдәге табигатькә шулкадәр битараф, аны яклый да, саклый да белмибез. Кайберәүләргә чүп ташларга әле өйрәнергә кирәк...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чисталык њзебездђн тора