“Чиста йорт, чиста урам, чиста шәһәр” акциясе старт алды
Шәһәребез елдан-ел төзекләнә, матурлана.
Аның чәчәк клумбаларына, төрледән-төрле агач-куакларына күмелеп утырган урамнарыннан атлау үзе бер хозурлык. Менә шушы үз җирлегебездә яшәүчеләр куллары блеән тудырган матурлыкны саклый белергә дә кирәк шул. Бу чорда аны бигрәк тә чүп үләннәрдән арындырып тору сорала.
Әнә шул максаттан “Чиста йорт, чиста урам, чиста шәһәр” акциясе старт алды. Аңа барыбыз да актив кушылып, үз өлешебезне кертсәк иде. Әйдәгез, өмәләргә чыгып, үзебез яшәгән йорт, кварталларны, эшләгән оешма-предприятиеләр тирәләрен кыргый үләннәрдән, чүптән бергәләп арындырыйк.
Шәхси секторда ялгызы гына яшәгән, сәламәтлеге чамалы өлкәннәребез бик теләсә дә бу эшне башкара алмый, билгеле. Шуңа күрә дә аларның да капка төпләрен җыештырып куйсак, нинди изге гамәл булыр иде ул! Ә бит шәһәрнең гомуми чисталыгы нәкъ менә аерым йорттан, квартал, урамнан башлана.
Әнә шулай барыбыз бердәм булып, шәһәребезне чистартуга алынып, балалар, оныкларыбызга да матур үрнәк күрсәтик. Киләчәгебез алар кулында, шуны истән чыгармыйк. Гомуми тырышлык белән Азнакаебызны тагын да пөхтә, затлы, яшел һәм төзек итик, хөрмәтле райондашлар!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев