Авылның Фәридә Шәйдуллина җитәкләгән “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы бердәм булып, төрле чаралар үткәреп, бик күңелле яшәп ята.
Ханым-туташларның кул эшенә берсеннән-берсе оста. Чигәргә, тегәргә, бәйләргә өйрәнәсегез килсә, шунда гына барыгыз. Нинди генә нәкышләр күрмәссең биредә! Әле шушы көннәрдә кич утырып, яшь-җилкенчәккә милли орнаментлар чигү буенча мастер-класс үткәрделәр. Аларның иҗат җимешләре күз алдыгызда.
Нет комментариев