Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чигешләре күз явын алырлык

​​​​​​​Кулъяулык, сөлге, мендәр тышлары чигүләр инде үткән чорда калды дисәк, һич юк, бүген дә тегәр җептән күз явын алырлык кул эшләре тудыручы осталар җитәрлек икән.

Чалпыда узган авыл бәйрәмендә аларның берничәсе белән танышырга да туры килде. Аллы-гөлле бу чигешләр яныннан тыныч кына үтеп китү мөмкин түгел. Күпме күңел җылысы, күз нуры, сабырлык, бөртекле хезмәт салынган аларга!

Университетны тәмамлап, Чалпы мәктәбенә эшкә билгеләнгәннән алып, 35 ел балаларга татар теле һәм әдәбияты укыткан Рәмзия Хәйруллина янында тукталам.

– Кечкенәдән чигәргә яраттым. Тумышым белән Мөслим районы Олы Чакмак авылыннан мин. Әни бәйләргә дә, тегәргә дә өйрәтте. Хәзер дә телевизор каршында тик кенә утыра алмыйм, – ди ул.

Бер ел тернәкләндерү үзәгендә хезмәт инструкторы булып эшләгәндә оста куллы әбиләрдән шәлләр бәйләргә дә өйрәнә.

Рәмзия Лотфулла кызының чигү сәләте «Ак калфак» хатын-кызлар җәмгыяте оешкач, тагын да ачылып китә. Анда авылның барлык шундый уңганнары йөри.

– Җитәкчебез, чигү остасы Минзирә Гәрәева, балаларга уенчыклар, киемнәр бәйләүче Рания Сабурова белән танышмадыгыз әле, – ди Рәмзия ханым.

Үзе авырып торгач килә алмаган, Минзирә Гәрәеваның каз мамыгыннан күпереп торган чигешле менәрләрен Рузалина Гаффарова күрсәтте.

– Җитмеш яшемдә Минзирәдән чигәргә өйрәндем, – ди ул. – Беренче тапкыр Минтимер Шәймиевнең 80 яшьлек юбилее уңаеннан игълан ителгән бәйгедә кулъяулык чигеп катнаштык. Шуннан китте инде.

Рузалина ханым 47 ел хуҗалыкта тырыш хезмәт куйган. Колхозда башта диспетчер, аннан кадрлар бүлегендә инспектор, профсоюз комитеты рәисе, ашханә мөдире була.

– Уңайлы булгач, хатын-кызлар мәчеттә җыелабыз. Монда аш-су буенча мастер-класслар да уздырабыз. Ә абыстаебыз Нурия Исламова гарәп графикасы дәресләрен бирә. Хәзер күбебез гарәпчә укырга, язарга өйрәндек, намазга бастык, – ди Рузалина Гаффарова.

Әнә шулай борынгы традицияләрне яңартып, матур итеп яшиләр Чалпыда хатын-кызлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев