Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чернобыль әфәте кабатланмасын!

1986 елның 26 апрелендә, Чернобыль атом электр станциясендә авария булды. Масштаблары һәм нәтиҗәләре буенча ул егерменче гасырның иң зур әфәтенә әверелде. Бу катастрофа йөзләгән мең кешеләрнең язмышына кагылды. Бары Россия Федерациясендә генә дә 57 мең кв. чакрым җир радиокатив зарарланды, 2,3 миллион кеше зыян күрде. Радиация тагын да күбрәк мәйданны...

1986 елның 26 апрелендә, Чернобыль атом электр станциясендә авария булды.
Масштаблары һәм нәтиҗәләре буенча ул егерменче гасырның иң зур әфәтенә әверелде. Бу катастрофа йөзләгән мең кешеләрнең язмышына кагылды. Бары Россия Федерациясендә генә дә 57 мең кв. чакрым җир радиокатив зарарланды, 2,3 миллион кеше зыян күрде. Радиация тагын да күбрәк мәйданны һәм кешеләрне колачларга мөмкин иде. Аварияне юк итүдә катнашучыларның батырлыгы, аяусызлыгы моңа киртә куйды. Язмыш сезгә авыр сынау салган һәм сез аны намус белән үтәдегез.
Азнакай районыннан Чернобыль атом электр станциясендәге авария нәтиҗәләрен ликвидацияләүдә 88 кеше катнашты. Кызганычка каршы, аларның кайберләре инде арабызда юк. Тормышыгыз һәм сәламәтлегегез бәрабәренә сез башкалар гомерен саклап калдыгыз, радиация таралуга юк куймадыгыз.
26 апрель - Халыкара авария һәм катастрофаларда һәлак булучыларны искә алу көне. Бу көнне без кешеләр гомерен саклап калу өчен үз гомерләрен биргәннәрне искә алабыз.
Чернобыль трагедиясен кичерүчеләрнең кайгысын уртаклашабыз. Әлеге коточкыч аварияне юк итүдә катнашучыларга тирән рәхмәтебезне белдерәбез. Мондый афәтләр кабатланмасын, көннәребез тыныч, тормышларыбыз имин булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чернобыль әфәте кабатланмасын!