Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чатыр тау җыенга чакыра

Азнакайның мәгърүр Чатыр Тавы җәйнең иң ямьле, хозур чагында үзенең хәтфә итәгенә һәр елны кунаклар җыя.

Азнакайның мәгърүр Чатыр Тавы җәйнең иң ямьле, хозур чагында үзенең хәтфә итәгенә һәр елны кунаклар җыя. Быел “Чатыр Тауда җыен” Халыкара халык иҗаты фестивале 12 июльдә уздырыла. Барыгызны да матур бәйрәмебезгә көтеп калабыз!

Төрки халыкларның “Чатыр Тауда җыен” Халыкара халык иҗаты фестивале программасы:

8.00-9.30 – Фестивальдә катнашучыларны каршы алу, теркәү, ерак регионнардан килгән кунакларны Азнакай шәһәре кунакханәсенә урнаштыру, кофе-брейк.

9.30-10.00 – Фестивальдә катнашучыларны Чатыр Тауга озату.

10.00 – “Сабыйлар аланы”, “Тарих аланы”, “Чәк-чәк аланы”, “Сөлге аланы” һәм “Халыклар дуслыгы урамы” мәйданчыкларында җирле халык иҗаты, төрки халыкларның көнкүрешен һәм мәдәниятын чагылдырган күргәзмәләр белән танышу.

11.00 – 11.30 – “Чатыр Тау тарихы” дип исемләнгән театральләштерелгән тамаша.

- Төрки халыкларның “Чатыр Тауда җыен” Халыкара халык иҗаты фестивален тантаналы ачу.

- Азнакай муниципаль районы җитәкчесе М.З.Шайдуллинның сәламләве.

- Чакырылган кунакларның чыгышы.

11.30-17.00 – Фестивальдә катнашучылар чыгышы.

13.00-14.00 – Төшке аш.

17.00-17.30 – Фестивальне йомгаклау, катнашучыларны бүләкләү.

17.30 – Кунакларны озату.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев