Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чатыр тауда парапланеристлар ярышты

Чатыр тауда парапланеризм буенча ярышлар узды. Анда Татарстан һәм Башкортстанның төрле шәһәрләреннән 8 команда катнашты. Иң яшь очуга - 15, иң өлкәненә 66 яшь иде. Районыбыз данын остазлардан Данис Мусин, Рөстәм Мәһдиев, Рөстәм Вәлиев һәм яшүсмерләрдән "Азфлай" клубында шөгыльләнүче Аделия Мусина, Ильяс Фәттахов һәм Әдилә Батыршинова яклады. Азнакайлылар призлы урыннарны...

Чатыр тауда парапланеризм буенча ярышлар узды. Анда Татарстан һәм Башкортстанның төрле шәһәрләреннән 8 команда катнашты. Иң яшь очуга - 15, иң өлкәненә 66 яшь иде. Районыбыз данын остазлардан Данис Мусин, Рөстәм Мәһдиев, Рөстәм Вәлиев һәм яшүсмерләрдән "Азфлай" клубында шөгыльләнүче Аделия Мусина, Ильяс Фәттахов һәм Әдилә Батыршинова яклады. Азнакайлылар призлы урыннарны яулый алмасалар да, беренче бишлеккә керделәр.

- Республика дәрәҗәсендәге мондый чемпионат районыбызда соңгы 4 ел эчендә алтынчы тапкыр үткәрелә. Быел язын Иьяс Фәттахов чемпион булды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстанда спортның бу төре буенча рәсми ярышлар бары Азнакайда гына уздырыла, - ди "Азфлай" клубы җитәкчесе Данис Мусин.

Парапланда очу сүзләр белән аңлатып бирә алмаслык хис-кичерешләр бүләк итә. Йомшак һава агымы коштай еракларга очыртып алып китә һәм син кояш нурларына күмелгән иксез-чиксез киңлекләрне кочып, табигатьнең тиңсез матурлыгы белән хозурланасың.

Зөлфия ХӘМИТОВА,

Азнакай 2 нче урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чатыр тауда парапланеристлар ярышты