Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чалпы авылы китапханәсендә буыннар очрашты

Шушы көннәрдә Чалпы авылында тарихи вакыйга булып узды.

Моннан 300 еллар элек авылыбызга нигез салган Хәсән бабай, аның улы Нугайбәкнең Шәмсетдин, Хөрмәкәй исемле улларының тугандаш Башкорстанда һәм дә Чалпы авылында туып-үскән, бүгенге көндә Азнакайда, Актүбәдә гомер итүче нәсел буыннары очрашты.

Ерак бабалары гомер сөргән җиргә беренче мәртәбә аяк баскан Башкортстан кунаклары иң элек каберлеккә зират кылдылар. Ә инде, бөтен дөнья буйлап чәчелгән атаклы нәселнең китапханәдә очрашуы, безнең күңелләрдә онытылмаслык якты хатирәләр калдырды.

Туганнар бер-берсе белән күрештеләр, таныштылар, китапханәдә сакланган Нугайбәк Хәсәнов турында язган Зөфәр ага Мортазинның “Чалпы авыл тарихы”, В.Имамовның “Сәед батыр” , Р.Галиуллинның “Васыять» китаплары, буыннар истәлекләре, тарихи язмалар тупланган мәгълүматлар белән танышу да сөенечле булды. Аннан соң, олы яштәге туганнары, авылның иң үрнәк гаиләләрнең берсе булган, 60 ел бергә тигез канат булып гомер итүче, кунакларны тәмле бәлешләр пешереп котеп торган Шаехов Әхәт һәм Фәүзия апалар гаиләсе белән очраштылар. Үткән белән бүгенгене тоташтыручы буын Фәүзия апа гомерләренең авыр яшьлеген искә алды, хезмәт елларын, балалары, оныклары турында сөйләде, буыннан буынга сакланып килгән гаиләнең кадерле ядкаре булган Коръән китабы белән таныштырды.

Кунаклар бүгенге көндә, ничә гасыр элек, бабалары салган эзләрне саклаучы авылның яшәвенә сөенеп, күңелләргә тулган дулкынландыргыч та, сөенечле дә хисләр тәэсирендә, Урсай авылына, бабалары Шәмсетдин каберенә юл алдылар. Ерак бабалары иген иккән Хәсән басуы кырына утыртылган юл буендагы агачлар, аларны сәламләп каршы алган булса, хәерле юл теләп озатып калды.

Рәсимә Шәйхулова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев