Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Чаллы язучылары Чатыр тауны яулады

Бүген Азнакайда бер төркем Чаллы һәм Әлмәт язучылары кунакта булды.

Аларны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дамир Гыйләҗев озата йөрде.

Алар шәһәребез белән таныштылар, Туйкә авылы зиратында шагыйрь Илдус Гыйләҗев рухына дога кылдылар, Азнакай 1 нче урта мәктәбендә район китапханәчеләре һәм татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән очраштылар. Аннан мәгърүр Чатыр тавына сәяхәт кылдылар.

– Ел саен республиканың бер районына барабыз, яңа тәэсирләр алабыз. Азнакайны бу кадәр үк матур дип уйламаган идек, – диде ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин һәм җылы кабул итүләре өчен район җитәкчеләренә рәхмәтен белдерде.

– Үзенең рухы, интеллекты, биргән шәхесләре, тарихы белән Азнакай минем өчен электән шәһәр дәрәҗәсендә булды һәм шулай булып калды, – дип үзенең югары бәясен бирде прозаик, публицист, җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Бәйрәмова.

Резеда ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев