Өч көндә – өч янгын
Узган атнаның җомга һәм ял көннәрендә беръюлы өч янгын булды. Беренчедән, Әгерҗе авылы шәхси йорт ихатасындагы мунчада янгын чыга. Сәбәбе: мунча якканда, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен сакламау. Шимбә көнне иртә таңнан "кызыл әтәч" Хәсәнов урамындагы 21 нче йорттагы күпфатирлы йорттагы балконны ялмап ала, ут күрше балконга дә күчә. Янгынны тәмәке тартканда...
Узган атнаның җомга һәм ял көннәрендә беръюлы өч янгын булды. Беренчедән, Әгерҗе авылы шәхси йорт ихатасындагы мунчада янгын чыга. Сәбәбе: мунча якканда, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен сакламау. Шимбә көнне иртә таңнан "кызыл әтәч" Хәсәнов урамындагы 21 нче йорттагы күпфатирлы йорттагы балконны ялмап ала, ут күрше балконга дә күчә. Янгынны тәмәке тартканда саксызлык аркасында чыккан, дип фаразлыйлар. Кечерәк янгын шулай ук Гагарин урамындагы күпфатирлы йортта да чыга. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен алдан белеп торганда, күп кенә бәла-казаны булдырмый калырга да мөмкин. Әйтик, мондый чорда өстәмә һава агымы кереп торучы тәрәзәләрне ачу, вату, ишекләрне ачык калдыру киңәш ителми. Көек исе килеп, күзләр әчетә башласа, электр лампалары начаррак янса да игътибарны арттырырыга кирәк. Соңгысы электр үткәргечләренең төзексезлеген кисәтә.
Янгын күзәтчелеге мәгълүмат үзәге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев