Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бюджет каешны ныграк тарттыра

Дүшәмбе көнне Азнакай район һәм шәһәр Советларының уртак утырышы узды. Аны район Советы рәисе урынбасары Наҗәт Нәгыймов алып барды. Депутатлар каравына 2014 елга һәм 2015, 2016 еллардагы планлы чорга район һәм шәһәр бюджеты турындагы карарларга үзгәрешләр кертү, җир салымындагы яңалыклар, физик затлар милкенә салымдагы үзгәрешләр һәм башка мәсьәләләр куелды, алар...

Дүшәмбе көнне Азнакай район һәм шәһәр Советларының уртак утырышы узды. Аны район Советы рәисе урынбасары Наҗәт Нәгыймов алып барды.

Депутатлар каравына 2014 елга һәм 2015, 2016 еллардагы планлы чорга район һәм шәһәр бюджеты турындагы карарларга үзгәрешләр кертү, җир салымындагы яңалыклар, физик затлар милкенә салымдагы үзгәрешләр һәм башка мәсьәләләр куелды, алар буенча тиешле карарлар кабул ителде. Каралган мәсьәләләрнең һәммәсе көнүзәк һәм бик мөһим. Әйтик, салым Кодексына федераль закон белән үзгәрешләр кертелде, шул нигездә, аларны түләү тәртибе һәм сроклары да үзгәрә. 2015 елдан физик затлар милкенә салым түләүдә дә шактый үзгәрешләр көтелә. Аның артачагын да әйтергә кирәк. Димәк ки, каешларны ныграк кысасы булыр. Хәер, бу инде яңалык түгел, чөнки ил бюджетының да алдагы елларга кысынкы булачагы хакында һәр көн ишетеп торабыз.


Шулай ук һаман да актуаль булып калган мәсьәлә - коррупциягә каршы көрәштә районның рәсми сайтында мәгълүматлар урнаштырылып килә, анда фикерен белдерергә теләгән һәркемгә шундый мөмкинлек бар, бу хакта да онытмаска кирәк. Чөнки бу яман күренешне бергәләп авызлыклаганда гына җиңеп булачак.


Социаль проблемаларны хәл итүдә бюджетта киеренкелек кичерелсә дә, районыбызда мохтажларга ярдәм-кайгырту дәвам ителә. Кичектергесез рәвештә торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ күпбалалы һәм инвалид бала тәрбияләгән берничә гаиләне исемлеккә кертү мәсьәләсен дә депутатлар уңай якка хәл итте.


Утырыш эшендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Виктор Пешков та катнашты.
-Теге яки бу федераль законның урыннарда ничек кабул ителүе, бәяләнүе, үтәлеше белән кызыксыну - һәр депутатның бурычы. Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутаты буларак, мин дә Азнакайга шул максаттан килдем, - дип аңлатты ул үзенең районыбызга визитын. - Бүгенге көндә һәр дәрәҗәдәге бюджетны кабул итү процесслары бара. Әйтергә кирәк, 2015 ел бюджеты киеренке, катлаулы булачак. Анда күп кенә социаль программалар кыскартыла. Төп игътибар сәнәгатьне үстерүгә биреләчәк. Менә бүгенге сессиядә дә җир салымына, физик затларга салымдагы үзгәрешләр турында сүз барды. Барыбызга да моны аңлау, халыкка аңлату кирәк.


Дәүләт Думасы депутатына сораулар да булды.

Лиза Нурлыева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бюджет каешны ныграк тарттыра