Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бәйрәмнәр белән!

4 ноябрь – Халыклар бердәмлеге көне 6 ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе көне

Хөрмәтле азнакайлылар, районыбызда яшәүчеләр!

Сезне Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән ихлас күңелдән котлыйм!

Яшебез, динебез, һөнәребезгә, тормыштагы омтылышларыбызга карамастан, без барыбыз да – кече һәм олы Ватаныбыз язмышы өчен тирән җаваплылык тоеп яшәүче бердәм халык. Әлеге ике бәйрәм дә һәрберебез өчен мөһим. Бу – үткәнебез, бүгенгебез һәм киләчәгебезне бергә бәйләүче тарихыбыз нигезе. Шуңа күрә дә төрле телдә сөйләшүче, төрле диндәге һәм караштагы халыклар мәдәниятен хөрмәт итү һәм тарихи традицияләрне саклау мөһим.

Алар нигезендә генә Конституциябез гарантияләгән хокукларыбыз һәм ирегебез сакланган демократик җәмгыять төзеп була.

Әлеге бәйрәм көннәрендә барыгызга да шәһәребез һәм районыбызның, республикабыз һәм илебезнең чәчәк атуы хакына изге эшләрегездә һәм башлангычларыгызда, яхшы уй-ниятләрегездә уңышлар телим!

Марсель Шәйдуллин,

Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев