Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бәйрәмегез белән, юлчылар!

Юл хуҗалыгы торышы - районыбызның социаль-икътисади үсешенең төп күрсәткечләренең берсе. Яхшы юллар эшлекле һәм мәдәни элемтәләрне ныгытуга, тормыш сыйфатын яхшыртуга булышлык итә. Соңгы елларда шәһәрдә һәм районда юл челтәрен яңартуга аеруча зур игътибар бирелә һәм алар һәммәбезнең күз алдында. Яңа автоюллар төзелә, төзекләндерелә, квартал эчендәге юллар ремонтлана. Әле шушы көннәрдә...

Юл хуҗалыгы торышы - районыбызның социаль-икътисади үсешенең төп күрсәткечләренең берсе. Яхшы юллар эшлекле һәм мәдәни элемтәләрне ныгытуга, тормыш сыйфатын яхшыртуга булышлык итә.
Соңгы елларда шәһәрдә һәм районда юл челтәрен яңартуга аеруча зур игътибар бирелә һәм алар һәммәбезнең күз алдында. Яңа автоюллар төзелә, төзекләндерелә, квартал эчендәге юллар ремонтлана. Әле шушы көннәрдә генә шәһәребезне "Юбилейный" микрорайоны белән тоташтыручы заманча киң юл ачылу - район тарихына уелып калырлык куанычлы вакыйга булды.
Районыбызның юл хуҗалыгы тармагы автомобиль юлларын һәм юл корылмаларын төзү, реконструкцияләү, ремонтлау һәм карау-тоту белән шөгыльләнүче оешмаларны берләштерә. Меңнәрчә шоферлар, пассажирлар һәм җәяүлеләрнең иминлеге нәкъ менә юлчыларның һөнәри осталыгына һәм тырышлыгына бәйле.
Хөрмәтле юл-тө­зелеш һәм юл-эксплуатация оеш­малары ветераннары, хезмәт коллективлары! Сезне һөнәри бәйрәмегез белән ихластан котлыйм. Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхет-шатлыклар, районыбызның юл тармагын үстерү һәм камилләштерү эшен­дә зур уңышлар һәм яңа үрләр телим!
Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бәйрәмегез белән, юлчылар!