Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бәйрәмегез белән, сезне, кадерлеләребез!

24 ноябрь – Әниләр көне

Җир йөзендә иң матур, иң газиз сүз ул – әни. Шул сүз белән безнең телебез ачыла һәм ул барлык телләрдә дә бердәй назлы яңгырый. Әни йөрәге – иң тугрылыклы һәм сизгер йөрәк, безгә булган мәхәббәт хисе анда беркайчан да сүнми-сүрелми. 

Әниләр көне – әниләребезгә хөрмәт һәм ярату билгесе булу белән беррәттән, сезнең җәмгыятьтә тоткан урыныгызны тану һәм бәяләүче бәйрәм дә. Сез районыбыз тормышын матур хезмәтегез белән җанландыручы, һәр өлкәгә ямь һәм җылылык өстәп, һәр эштә илһам чыганагы  бирүче дә. Әни буларак та, яраткан хезмәтегездә дә, җәмгыятьтә дә сез тормышыбызны һәм яшәешебезне яхшыртуда нәтиҗәле чишелешләр табып, уңышка эшләүче эшлекле ханымнар.

Бәйрәмнәрдә генә түгел, һәр көнне әниләребезгә һәм әбиләребезгә игътибарлы булыйк. Һәр көнебез аларга игелек эшләүдән башлансын.

Сезгә сәламәтлек телим, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның кайгыртуын тоеп, яратылып яшәгез!

Марсель Шәйдуллин, Азнакай районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев