Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Быел Азнакайда 29 йорт капиталь төзекләндереләчәк

Йортларыбыз җылы, чиста, уңайлы булса, кайнар һәм салкын суы килеп торса, кәефләребез дә күтәренке. Мәгълүм булганча 2015 ел икътисадта шактый авырлыклар белән башланып китте. Бу күренеш һәр елдагыча йортларга капиталь ремонт ясауда авырлыклар тудырмасмы икән? Гомумән, районда бу өлкәдә эш ничегрәк оештырылган? Әнә шундый сораулар белән торак-коммуналь хуҗалыгы Департаменты җитәкчесе...

Йортларыбыз җылы, чиста, уңайлы булса, кайнар һәм салкын суы килеп торса, кәефләребез дә күтәренке. Мәгълүм булганча 2015 ел икътисадта шактый авырлыклар белән башланып китте. Бу күренеш һәр елдагыча йортларга капиталь ремонт ясауда авырлыклар тудырмасмы икән? Гомумән, районда бу өлкәдә эш ничегрәк оештырылган? Әнә шундый сораулар белән торак-коммуналь хуҗалыгы Департаменты җитәкчесе Руслан Мөхтәсимовка мөрәҗәгать иттек.
- Барлык авырлыкларга карамастан, капиталь ремонт һәм башка торак һәм коммуналь челтәрләрен ремонтлау программалары буенча эш тынып тормый. Капиталь ремонт программалары буенча Федераль закон чикләрендә һәм адреслы муниципаль программа нигезендә 2015 елда районда 29 йортта 87 млн 403 мең 534 сумга капиталь ремонт уздыру планлаштырылды. Шул исәптән, Азнакай районында 21 йортка - 70,6 млн; Актүбә бистәсендә 7 йортка - 16,1 млн; авыл җирлекләрендә - 1 йорт - 669 мең сумга якын. Бүгенге көндә "ЖКХ Мониторингы» электрон системасында Азнакай муниципаль районы буенча күпкатлы йортларда капиталь ремонт программаларын формалаштыру эше тулысынча тәмамланды. Бу максатта подрядчы оешмалар: 14 төзелеш предприятиесе сайланып алынды. Алар арасында "Спецстроймонтаж", "ЖилЭнергоСервис», «Гарант», «Инженерлык челтәре», «Азнакай ПМК» сы, «РСО», «Жилкомсервис», «Стройремсервис», «Стройстандарт», «Сельхозжилсервис» МУП, «Азимутстрой», «Азнакай инженерлык челтәре», «СМУ», «Универсал-Строй» бар.
- Көннәр җылытты, ремонт эшләре тулы куәтенә барадыр?
- Ремонтчыларыбыз көн җылытканны көтеп тормады. Эчке эшләр инде кыш аенда ук башланды.
Бүгенге көндә Гурьянов ур., 11, Пушкин ур., 7, 9, Төзүчеләр ур., 14, Солтангалиев ур., 25, Болгар ур., 28, Пушкин ур., 9 нчы йортларның фасадларын ремонтлау эшләре бара. Губкин ур., 42, Хәсәншина ур., 2В, Хәсәншина ур., 3, Ленин ур. ,40., Болгар ур., 28 нче йортларда түбә ремонтлау эшләре башланып китте.
Солтангалиев ур., 24, Төзүчеләр ур., 14, Ленин ур., 40, 42, Болгар ур., 28, Үзәк ур., 27 нче йортларда эчке инженерлык челтәре һәм су белән тәэмин итү системасына һәм башка ремонт эшләре бара. Лобачевский ур., 1 нче йортта фасадны җылыту эшләре башкарыла.
- Капиталь ремонт эшләре буенча яшәүчеләрдә еш кына ризасызлык та туа. Алар безнең редакциягә дә киләләр.
- Әлбәттә яшәүчеләр үзләре дә капиталь ремонт эшләрен контрольдә тота, җитешсезлекләр турында ТСЖ, торак-коммуналь хуҗалыгына мөрәҗәгать итә, киңәш-тәкъдимнәрен төзүчеләр белән уртаклаша алалар. Юкка гына безнең бабаларыбыз: "Киңәшле эш таркалмас", - димәгән бит. Алда эш күп. Иң мөһиме - барысын да сыйфатлы һәм вакытында башкарырга кирәк.
- Әңгәмәгез өчен рәхмәт.
Әңгәмәдәш:
Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Быел Азнакайда 29 йорт капиталь төзекләндереләчәк