Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Быел Азнакай районында 24 янгын чыккан

"Янгын" исемле аҗдаһа ут чәчеп, кешеләргә күпме зыян сала. Мәсәлән, быел гына да Татарстан Республикасында 1990 янгын чыгу очрагы теркәлгән, анда 122 кеше һәлак булып, 152 се төрле яра, имгәнүләр алган. Безнең Азнакай районында да 24 янгын чыккан, аның 14 очрагы Азнакай шәһәрендә. 12 май иртәсендә Нефтьчеләр урамындагы 10 нчы...

"Янгын" исемле аҗдаһа ут чәчеп, кешеләргә күпме зыян сала. Мәсәлән, быел гына да Татарстан Республикасында 1990 янгын чыгу очрагы теркәлгән, анда 122 кеше һәлак булып, 152 се төрле яра, имгәнүләр алган.

Безнең Азнакай районында да 24 янгын чыккан, аның 14 очрагы Азнакай шәһәрендә. 12 май иртәсендә Нефтьчеләр урамындагы 10 нчы йортта чыкканны иң зур, иң күп зыян салган янгыннарның берсе. Биредә дүрт катлы торак йортның түбәсе тулысы белән янып бетте.

Ут чыгуның төп сәбәбе - ул ут белән саксыз эш итү (12 очрак), электр җиһазлары (4 очрак), мичләрдән файдалану кагыйдәләрен бозу (3 очрак). Статистика янгыннарның күбрәк торак йортларда чыгуын күрсәтә.

Быел районда шундый 22 янгын чыгу очрагы теркәлгән. Күпчелек очракта көнкүрештә халык тарафыннан куркынычсызлык кагыйдәләрен сакламау сәбәп булып тора. Кешеләр әнә шул гади генә таләпләрнең үтәлмәве, игътибарсызлык һәм битарафлыкның нинди аяныч нәтиҗәләргә китерүен онытмасыннар иде.

Исерекләр аркасында чыккан янгыннарның саны да һәвефкә сала. Агымдагы елның 7 аенда гына да нәкъ шул сәбәпле районда 7 янгын булган. Ә бит игътибар итсәң, янгын чыгаручы - ул безнең күршебез, дустыбыз, я булмаса бергә эшләгән коллегабыз булып чыга.

Без еш кына аларның дөрес тормыш рәвеше алып бармавын да, эчкечелек белән шөгыльләнүен, бәла-каза китереп чыгару ихтималын да белеп торабыз, әмма бернинди чара да күрмибез, битараф рәвештә яши бирәбез. Ут "аждаһа"сына каршы киң җәмәгатьчелек, җирле үзидарә, хокук саклау, торак һәм башка оешмалар белән бергәләп, бердәм булып көрәшкәндә генә нинди дә булса нәтиҗәгә ирешергә мөмкин.

Янгыннар арасында балалар шаяруы нәтиҗәсендә чыкканнары да зур урын тота. Биредә берни аңламаучы сабыйларнымы, әллә әти-әниләр, өлкәннәрне гаепләргәме? Әлбәттә, өлкәннәр, аларның битарафлыгы нәтиҗәсе бу.

Нәниләрен өйдә үзләрен генә калдырганда, аларның ни белән шөгыльләнәселәре турында уйлап та карамыйлар. Актүбә бистәсе һәм Карамалы авылларында булган янгыннар моның ачык мисалы булып тора. Мәсәлән, гр. М. үзе залда булганда, аның өч яшьлек кызы кухня өстәлендә ачыктан-ачык ятучы шырпыны алып аның белән балконда уйный башлый.

Җитмәсә, анда ремонт эшләреннән соң лак-буяу әйберләре дә саклана. Нәтиҗәдә, фатир тулысы белән янып бетә.

9 һәм 7 яшьлек ике бала да авылда шырпы сызып печәнлектә уйнарга була һәм нәтиҗәдә ике хуҗалыкның да тулысы белән йорт алды төзелешләре янып бетә. Әле дә ярый, Ходай саклый: балалар исән-имин кала.

Азнакай районы буенча янгын күзәтчелеге бүлеге җирле үзидарә, полиция, янгын сагы, торак хезмәткәрләре белән берлектә әледән-әле янгын куркынычы булган күпбалалы, өлкән яшьтәгеләр, эчкечеләр яшәгән торак йортларда рейдлар уздырып тора, төрле кисәтүләр ясый, әңгәмәләр уздыра. Әмма, ни генә дисәң дә, һәркемнең үзенең, якыннарының куркынычсызлыгы, иминлеге үз кулында. Очкын үзе бик кечкенә булса да, бәласы бик зур шул.

Рәфис ЗАРИПОВ,

янгын күзәтчелеге бүлеге начальнигы

Фото www.aznakaevo-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Быел Азнакай районында 24 янгын чыккан