Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Быел 97 азнакайлы һөнәри әзерлек үтте һәм квалификациясен күтәрде

Хезмәт базарында сорауга ия һөнәргә өйрәтү мәшгульлек үзәге эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе булып кала. Конкуренция шартларында бары тик шундый белем алган белгечләр генә халык хуҗалыгы тармакларында һәм сәнәгатьнең төрле өлкәләрендә эш таба ала. 2014 елда 97 кеше һөнәри әзерлек үтте һәм квалификациясен күтәрде. Бу - еллык күләмнең 49 проценты. Алар...

Хезмәт базарында сорауга ия һөнәргә өйрәтү мәшгульлек үзәге эшчәнлегенең төп юнәлешләреннән берсе булып кала. Конкуренция шартларында бары тик шундый белем алган белгечләр генә халык хуҗалыгы тармакларында һәм сәнәгатьнең төрле өлкәләрендә эш таба ала.

2014 елда 97 кеше һөнәри әзерлек үтте һәм квалификациясен күтәрде. Бу - еллык күләмнең 49 проценты. Алар түбәндәге һөнәрләр алып чыкты: скважиналарны капиталь ремонтлау буенча бораулаучы ярдәмчесе, күтәрткеч машинисты, скважиналар бораулаучы ярдәмчесе, химик анализ лаборанты, стропальщик, нефть һәм газ чыгару операторы, товарный операторы, электромонтер, автомобильләр ремонтлау буенча слесарь, бухгалтер, эш башкаручы.


Быел укыганнарның 68 проценты һөнәри әзерлек үтте, 30 проценты яңадан һөнәр үзләштерде. Узган елның шушы чорында һөнәри әзерлекне 30 процент укучы үткән, 19 проценты яңадан һөнәр үзләштергән.


Мәшгульлек үзәге аша һөнәр үзләштерү вакыты 1-3 ай тәшкил итә. Эшсез гражданнарга бу чорда стипендия түләнә.


Агымдагы елда уку йортлары белән 6 килешү төзелде.


Мәшгульлек үзәге балигъ булмаганнар эше буенча комиссиядә исәптә торучыларга аеруча игътибар бирә. Быел Түбән Кама автомәктәбендә андыйларны "С" категорияле шофер һөнәренә укыту оештырылды.


2014 елда һөнәр үзләштерүгә җибәрелүчеләрнең 30 процентын хатын-кызлар тәшкил итә. Эш стажы бер елдан артык өзелеп торган 55 кеше, шулай ук штат кыскартылу сәбәпле эштән азат ителгән 3 кеше укырга җибәрелде. Һөнәре һәм белгечлеге булмаган 10 кеше дә һөнәри әзерлек үтте. Укырга җибәрелүчеләрнең яше - 20-45 яшь.


Пенсиягә чыктык, укырга вакыт!
2014 елда мәшгульлек үзәге "Интернет-озын гомер" республика программасын тормышка ашыруны дәвам итә. Компьютер грамматикасына пенсия яшендәге 200 кешене өйрәтү күздә тотыла. Барлык теләүчеләр безнең үзәккә мөрәҗәгать итә ала.


Һөнәри әзерлек үтү тәртибе
Эшсез гражданнар нинди очракларда мәшгульлек үзәге тарафыннан укырга җибәрелә ала?
- Һөнәри әзерлек, яңадан әзерлек, һәм квалификацияне күтәрүгә эшсез гражданнар түбәндәге очракларда исәп тота ала:
- һөнәре (белгечлеге) булмаганда;
- тиешле һөнәри квалификациясе булмау аркасында кирәкле эш сайлау мөмкин булмаганда;
- эш булмау сәбәпле, һөнәрне (белгечлекне) алыштырыга кирәк булганда;
- элекке эшен башкару сәләтен югалтканда.


Эшсез гражданнарның нинди категориясе беренче чиратта һөнәр үзләштерергә хокуклы?
- Өстенлек түбәндәге гражданнарга бирелә: эшсез инвалидларга; алты айдан артык эшсез торганнарга; хәрби хезмәттән кайтканнарга һәм аларның хатыннары, ирләренә; гомумбелем бирү учреждениеләрен тәмамлаучыларга; һөнәре булмаган һәм беренче тапкыр эш эзләүчеләргә.


Нинди һөнәрләр алырга була?
- Хезмәт базарында сорауга ия һөнәрләр һәм төгәл эш урыннары буенча.


Кайда укыталар?
- Килешү нигезендә махсус лицензиясе булган һөнәри һәм өстәмә белем бирү учреждениеләрендә.


Уку вакыты күпме?
- Аның вакыты укыту программасы буенча билгеләнә һәм 6 айдан да артмый.
- Укыганнан соң нинди документ бирелә?
- Укуны уңышлы тәмамлаганнан соң я диплом, я таныклык, я сертификат бирелә.

Фото сайта www.aznakaevotrud.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Быел 97 азнакайлы һөнәри әзерлек үтте һәм квалификациясен күтәрде