Быел Азнакайда үзара салым буенча халыктан 5 миллион сум акча җыелган булган
Бездә соңгы елларда бу акчаларга авылларда бихисап төзекләндерү эшләре башкарылды.
Билгеле, халыктан кергән акчаның тиене дә читкә китми, ул җыелган җирдәге эшләргә тотыла. Бездә соңгы елларда бу акчаларга авылларда бихисап төзекләндерү эшләре башкарылды.
Күпчелектә бу – юлларны төзекләндерү, зиратларны коймалап алу, су линияләрен алыштыру, балалар мәйданчыклары төзү, урам утларын көйләү кебек мөһим эшләр.
Вахитов җирлегенә исә биш авыл керә. Быел анда 264 мең сум акча җыелган булган.
– Республика акчасын да кушкач, ул 1 миллион 300 меңнән артып китте. Быел без кеше башыннан 500 сум җыйдык. Гомуми сумманың 340 мең сумы торак пунктлардан каты көнкүреш калдыкларын чыгаруны оештыруга тотылды. Калган акча лампаларны алыштыру, юлларны ремонтлау, Җиңү бистәсендәге һәйкәлне төзекләндерү кебек мөһим эшләргә юнәлтелде. Киләсе ел өчен үзара салым 300 сумнан җыелачак. Аннан көндезге бүлектә укучы студентлар, 1 һәм 2 нче төркем инвалидлар азат ителә. Алга таба планнарыбыз зурдан шуңа барыбызның да теләк бер генә: авылларны яшәтү, үстерү максатында кабул ителгән иҗтимагый әһәмияткә ия бу программа алга таба да эшләсен, гомерле булсын, шул гына, – ди җирлек башлыгы Ирина Бухарова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев