Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Буралыда табигатькә гашыйк оста куллар яши

Алар санаторийларга йөрмиләр.

“Санаторий безнең бакчабызда,” – ди Буралы авылында яшәүче Сопбух абый белән Сәрия апалар. Әлмәттә яшәп, лаеклы ялга чыккач, авылга яшәргә кайталар Исхаковлар. Авылыбызның өлкән кешеләренең берсе – Зөләйха апаны шушы энесе белән килене тәрбияли. Зөләйха апа хәзер Сопбух абый белән Сәрия апага бик рәхмәтле,  дипхәбәр итә безгә Буралы авылыннан Гамбәрия Вәлиева. 

Йорт-бакчалары гаҗәеп матур аларның. Капкаларыннан керүгә, табигый матурлыкка үзләре булдырган гүзәллек тә өстәлгәне күзгә ташлана – йорт-җирләр төзек, бакчалары искиткеч матур. 20 метрлы теплицада помидор, борычлар пешеп утыра, “мине өз, мине өз” дип кыярлары асылынып тора. Бакчада кишер, чөгендер, суганын, бәрәңгесен үстерүче Сәрия апа чәчәкләрен дә сөеп, яратып тәрбияли. Әнә ничек итеп яруслап утырткан ул чәчәкләрен, табигый ландшафтны ничек оста итеп кулланган!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев