Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Буралы авылында “Солдат озату” йоласы үтте

Әле күптән түгел генә Фәридә апаның аның “Бирнә сандыгы” йоласын аһ итеп караган булсак, узган атнада Буралыда армия сафларына солдат “озатып” кайттык!  

Яшь ир-егетләр тормышында иң мөһим вакыйгаларның берсе булып армиягә озату тора. Ул һәр җирдә дә егетләрнең якын туганнары һәм дуслары белән бәйрәмчә күңел ачу, уен-көлке, җыр-биюләр белән үрелеп бара. Буралылылар әлеге истәлекле чараны элекке йола буенча бик күңелле итеп оештырдылар: булачак “солдат” Азамат яшәгән йортка туганнары һәм якыннары җыелып, юл теләкләре җиткерелде, Азия остабикә догалар кылды. Нәҗибә апаның фронтка алынып, хәбәрсез югалган туганының сөйгәненә атап язган мәхәббәт хисе тулы хатын укыганда, яшәеш тә туктап калган кебек тоелды. Бу вакытта һәркем ике яшь йөрәкнең ул чакта нинди хисләр кичерүен күңеле белән булса да тойгандыр...

 Әти-әни ролендә бик оста уйнаган  Нәгыймә һәм Сәйлүн Гомәровларның яшь егеткә булган изге теләкләрен барысы да йотлыгып тыңлады. Электән килгән гадәт буенча, егет кешегә икмәк каптырып, аны, якыннары сау-сәламәт әйләнеп кайтканчы дип, билгеле урынга салып куйдылар. Яшь кыз Эльвира сөйгән егетенә үз куллары белән чиккән кулъяулык тапшырганда, кем генә үзенең яшьлеген сагынып искә алмады икән?!

– Бүгенге чарада катнашканда, үземнең армиягә киткән чаклар искә төшеп, күзләргә яшьләр килде хәтта. 1968 елда Карамалы авылыннан бер көнне алты егет киттек.  Егетләр-кызларны “ГАЗ-51” кузовына утыртып, Азнакай военкоматына илткәннәр иде. Аннан Казаннан 13 тәүлек Хабаровскига бардык. Шунда диңгез флотында хезмәт иттем. “Александр Суворов” крейсерына моторист итеп билгеләгәннәр иде, рәсем ясарга, сызым сызарга осталыгымны белеп, күчерделәр.  Иң истә калганы – В.Ленинның 100 еллыгы уңаеннан Тын океанында зур өйрәнүләрдә катнашу булгандыр, – ди Сәйлүн Гомәров.

– Солдат озату йоласын торгызу – күңелемдә күптән йөрсә дә, нигәдер, башта алынырга базмадым. Миңа уйлар төнлә килә. Шулай уйланып яттым да, икенче көнне фикеремне авылдаш  абый-апаларга җиткердем. Барысы да күтәреп алгач, дөрес юнәлештә булуыма сөенеп куйдым. Яшь чагында шушылай итеп егетләрне армиягә озата идек. Һәрберсенә үзебез чиккән кулъяулыкларны бирә идек. Ә инде армиядән хат көтү – үзе бер күңелле хатирә. Почтальонның каршына йөгерә идек.  Аларның кайберсен әле бүген дә истәлек итеп саклыйбыз, – ди бәйрәмне оештыручы Фәридә апа.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев