Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Булган кадрларны – сакларга, җитмәгәннәрен – табарга

Азнакай район үзәк сырхауханәсенең күптән түгел узган киңәйтелгән медицина советы утырышында күтәрелгән мәсьәләләрнең иң мөһиме - халык арасында үлем-китемне киметү һәм тиешле кадрлар белән тәэмин итү булды. Районның баш табибы Илфат Фәрхуллин узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясап, сәламәтлек саклау өлкәсендә иң уңай күренеш - демографик хәлнең яхшыруы дип билгеләп үтте....

Азнакай район үзәк сырхауханәсенең күптән түгел узган киңәйтелгән медицина советы утырышында күтәрелгән мәсьәләләрнең иң мөһиме - халык арасында үлем-китемне киметү һәм тиешле кадрлар белән тәэмин итү булды.

Районның баш табибы Илфат Фәрхуллин узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясап, сәламәтлек саклау өлкәсендә иң уңай күренеш - демографик хәлнең яхшыруы дип билгеләп үтте. Узган ел шулай ук Митрәй, Банки Сукаеш авылларында модульле фельдшер-акушерлык пунктлары, Благодатный бистәсендә күп функцияле үзәк файдалануга тапшырылган, 13 авылда ФАП ларга ремонт, Тымытык һәм Вахитов амбулаторияләренә капиталь ремонт үткәрелгән. "Татнефть" ярдәме белән 4,5 млн. сумлык УЗИ аппараты, федераль премия хисабына 2 ашыгыч ярдәм машинасы алынган. Болар медицина хезмәтләрен тагын да киңәйтергә һәм яхшыртырга мөмкинлек биргән.

Шул ук вакытта кадрларга кытлык үзен сиздерә. Бүгенге көндә балалар офтальмологы, яшүсмерләр наркоголы, неонатолог, психиатр, стоматолог-терапевт, физиотерапевт, педиатрлар җитми.

Район башлыгы Марсель Шәйдуллин белгечләрне хәтта фатирлар белән тәэмин итәргә әзер икәнлекне белдерде. Ул шулай ук максатчан юллама буенча медицина югары уку йортларында белем алучы студентларны районга эшкә кайтару, шулай ук читтән кадрлар эзләү бурычын куйды.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов районда республика белән чагыштырганда үлем-китемнең артыграк булуына борчуын белдерде. Ул булган кадрларны саклау, халыкта сәламәт яшәү рәвешен актив пропагандалау кирәклегенә басым ясады.

Халыкның үлеменә китергән сәбәпләрнең беренчесе булып һаман да йөрәк-кан системасы авырулары тора. Суицидлар очрагы 2011 ел белән чагыштырганда кимесә дә, барыбер югары: узган ел 26 кеше үз-үзенә кул салган. 14 яшьлекләрне диспанциризацияләү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, аларның бары 12,8 проценты гына тулысынча сау-сәламәт. Шуңа күрә медицина хезмәткәрләре үз алларына профилактика эшен көчәйтү, матди-техника базаны ныгыту, диагностика һәм дәвалауда яңа технологияләр кертү, станционарда дарулар белән тәэмин итүне яхшырту бурычларын куйдылар.

Утырышта ТР Сәламәтлек сагы министрлыгының Әлмәт районы буенча идарәсе җитәкчесе Равил Хәйруллин катнашты. Ул табибларга тынгысыз хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде һәм алга таба да һөнәри бурычларын намус үтәргә чакырды.

Соңыннан сәламәтлек саклау өлкәсендә тырыш хезмәт куйган бер төркем медицина хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды.

Резеда Шәрипова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Булган кадрларны – сакларга, җитмәгәннәрен – табарга