Бүген Кәкре Елга авылында халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү пункты ачылды
Бу – районда «Авыл кибете» республика максатчан программасы кысаларында төзелгән дүртенче кибет. Моңа кадәр Карамалы, Илбәк, Әгер авылларында район кулланучылар җәмгыятенең өч кибете ачылган иде инде. Киләсе елга Җиңү бистәсендә дә шундый ук комплекслы хезмәт күрсәтү пункты барлыкка киләчәк.
Кибет ачылу – һәр авыл өчен зур вакыйга. Кәкре Елга авылында яшәүче олысы-кечесе дә бу истәлекле вакыйгадан читтә калмаган. Аларның шатлыгын район башлыгы Марсель Шәйдуллин, “Татпотребсоюз” идарәсе җитәкчесе Рашат Шәймарданов, Азнакай район кулланучылар җәмгыяте рәисе Рәфис Әхмәтов һәм җирлек башлыгы Илгизәр Мөхәммәтҗанов та уртаклашты.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев