Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Болгарда “Яңарыш” фондының бишьеллыгына багышланган күргәзмә ачылды

"Борынгы Болгар яңарышы" күргәзмәсе ачылышында Минтимер Шәймиев катнашты Кичә Болгарда "Яңарыш" фондының бишьеллыгына багышланган бәйрәм чарасы узды. Анда ТР Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, "Яңарыш" фонды башкаручы директоры Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, ТРның Спас районы башлыгы Камил...

"Борынгы Болгар яңарышы" күргәзмәсе ачылышында Минтимер Шәймиев катнашты


Кичә Болгарда "Яңарыш" фондының бишьеллыгына багышланган бәйрәм чарасы узды. Анда ТР Дәүләт Киңәшчесе, "Яңарыш" фонды попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, "Яңарыш" фонды башкаручы директоры Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, ТРның Спас районы башлыгы Камил Ногаев һәм башка рәсми затлар катнашты.

Болгарга килгәч, Минтимер Шәймиев кунакханә комплексы төзү өчен билгеләнгән урынны карады. Аннары кунаклар Болгар цивилизациясе музеена киттеләр, анда "Яңарыш" фондының 5 еллыгына багышланган "Борынгы Болгар яңарышы" күргәзмәсе ачылды. Фотокүргәзмәдә 40 ка якын фоторәсем тәкъдим ителгән. Биредә Истәлек билгесе, Хан сарае, Ак мәчет, Икмәк музее һ.б. шундый объектларның төзелеш, торгызу һәм консервация этаплары тарихи фотоларын карарга мөмкин.

Күргәзмәне Татарстанның Спас районы укучыларының Болгарның үткәне һәм киләчәгенә багышланган рәсемнәре тулыландырган. Минтимер Шәмиев бу эшләргә югары бәя бирде һәм аларның киләчәге белән кызыксынды. Татьяна Ларионова белдергәнчә, балалар рәсемнәре Болгар һәм Зөягә багышланган республика конкурсында катнашачак. Моннан тыш, алар республика ММЧ нда дөнья күрәчәк. Балалар эшләнмәләрен сәүдә урыннарында да күрергә мөмкин булачак.

Минтимер Шәймиев Болгарның 2 нче урта мәктәбе укучылары эшләгән проект белән кызыксынды. Балалар Болгар буенча экскурсия үткәрү, борынгы шәһәр символикасы төшерелгән фоторамалар җитештерү һәм сату буенча бизнес-компания оештырган. Алар шулай ук тарихи костюмнар теккән, туристлар исә аларны киеп акча түләп фотога төшә ала, әмма бу хезмәт - түләүле.

Аннары Минтимер Шәймиев Татарстанның Спас районы активы белән очрашты.

Мәгълүмат http://tat.tatar-inform.ru/news/2015/02/17/106464/ сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Болгарда “Яңарыш” фондының бишьеллыгына багышланган күргәзмә ачылды