Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Боларны белергә кирәк

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре нигезендә кешеләр күп була торган урыннарда елга ике тапкыр эвакуацияләү буенча өйрәнүләр уздырылырга тиеш. Аның төп максаты - чын янгын була калса, кешеләрне психологик яктан хәзерләү, тотрыклы күнекмәләр булдыру. Кеше күп була торган урыннарда чыккан янгыннар авыр нәтиҗәләргә китерәләр, чөнки паника куба. Ә зыянлы яну продуктлары, төтен...

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре нигезендә кешеләр күп була торган урыннарда елга ике тапкыр эвакуацияләү буенча өйрәнүләр уздырылырга тиеш. Аның төп максаты - чын янгын була калса, кешеләрне психологик яктан хәзерләү, тотрыклы күнекмәләр булдыру.
Кеше күп була торган урыннарда чыккан янгыннар авыр нәтиҗәләргә китерәләр, чөнки паника куба. Ә зыянлы яну продуктлары, төтен бик тиз тарала. Баскыч читлекләрендә төтен минутына 8 метр тизлектә тарала. Димәк, 3 катлы бинада янгын башланганнан соң, махсус саклану чараларыннан башка, эвакуация өчен нибары 1,5 минут, ә ике катлы бинада 1 минут вакыт була.
Сентябрь аенда узган тренировка вакытында 3нче бинадан кайбер хезмәткәрләр 3 минут дәвамында чыкты. Чын янгын чыккан очракта мондый мөмкинлек бөтенләй дә булмаска мөмкин.
Бинада янгын чыккан икән, нинди дә булса әйберләрне җыеп, эзләп торуга вакытны сарыф итмичә, тизрәк котылу һәм иптәшләреңә ярдәм итү турында уйларга кирәк.
Янгын булган очракта баштан гына ут яктырта, санаулы секундлар эчендә куе төтен барлыкка килә һәм караңгылык иңә. Статистика янгыннарда кешеләрнең ачык ут нәтиҗәсендә түгел, ә бәлки буылу һәм агулану сәбәпле үлүен күрсәтә.
И. Шәехов, 24 нче янгын бүлеге кече инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Боларны белергә кирәк