Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Бүләккә – җимеш букеты - ФОТО

Менә бу бүләк дисәң дә бүләк!

Сындырырсың безнең халыкны! Икътисади кризиска да инде ияләшеп, тормыш дулкыннарында җай гына чайкалырга өйрәндек. Кул эшләренә остарып киттек, үзебез җитештергәнне сата белергә дә өйрәндек. Кыскасы, яшәешкә практик карашта без хәзер, аның нинди генә ысулларын уйлап тапмыйбыз!

Әле шушы араларда гына юбилей мәҗлесендә утырырга туры килде. Чәчәк бәйләме урынына ризыктан ясалган күз явын алырлык букетлар күтәреп килүчеләрне күреп, исем китте. Юбиляр хуҗага тутырманың (колбасаның) төрле сортларыннан, аның җәмәгатенә кипкән җиләк-җимешне чәчкә итеп тезгән букетлар китереп тоттырдылар. Менә бу бүләк дисәң дә бүләк! Икенче көнне үк шиңеп бер матурлыгы калмаган чәчәк бәйләме түгел инде, рәхмәт укый-укый атна буе тамак туйдырырга була! Шунсы хикмәт – бу осталар үзебезнең арада, әллә кая барып юллап та йөрисе юк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев