Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Биотермик чокырлар таләпләргә туры киләме

"Тирә-як мохитне саклау турында" Федераль закон нигезендә (2012 ел 10 гыйнвар) андый байлыкларга җир, туфрак, казылмалар, сулыклар керә. Ветеринар-санитар кагыйдәләр буенча үләт базлары (биотермик чокырлар) җирнең күтәренке, коры урынында 600кв. метрдан да ким булмаган мәйданда урнашырга тиеш. Әлеге чокырларның керү капкалары булуы, 2 м биеклектәге коймалар белән әйләндереп алынуы зарур....

"Тирә-як мохитне саклау турында" Федераль закон нигезендә (2012 ел 10 гыйнвар) андый байлыкларга җир, туфрак, казылмалар, сулыклар керә. Ветеринар-санитар кагыйдәләр буенча үләт базлары (биотермик чокырлар) җирнең күтәренке, коры урынында 600кв. метрдан да ким булмаган мәйданда урнашырга тиеш. Әлеге чокырларның керү капкалары булуы, 2 м биеклектәге коймалар белән әйләндереп алынуы зарур. Койманың эчке ягыннан 0,8-1,4 м тирәнлектә 1,5 метр киңлектә траншея казыла, грунттан вал өелә. Участокның үзәгендә 3,0х3,0 м размерында 10м тирәнлектә чокыр казыла. Әлеге чокыр өстеннән 2,5 м биеклектә япма урнаштырыла. Янәшәдә терлек үләксәләрен яру, дезинфекцияләү чаралары, инвентарь, махсус киемнәр һәм инструментларны саклау өчен бина булдырылырга тиеш.


Тикшерү барышында Азнакай районындагы кайбер биотермик чокырларда югарыда аталган кагыйдәләрнең сакланмау очраклары ачыкланды.


Татарстан Республикасы Премьер-министрының 21.04.2012 ел күрсәтмәсе буенча түләмә үләт базлары һәм биотермик чокырлар муниципаль районның җирле үзидарәләре тарафыннан төзекләндерелергә, тиешле санитар халәттә тотылырга тиеш. Күрсәтелгән кагыйдә бозу очраклары буенча шәһәр прокуратурасы әлеге эшләрне үтәтү буенча шәһәр судына гариза җибәрде.


Азнакай шәһәр прокуратурасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Биотермик чокырлар таләпләргә туры киләме