Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

“Әбием бизәкләре”

Укучыларыбыз игътибарына өлкәннәр көне уңаеннан редакциягә килгән хатны тәкъдим итәбез.

"Исемем минем Мәликә. Сезгә үземнең Мәрьям әбием турында сөйләп үтәсем килә. Әбиемнең яшьлек еллары авыр вакытларга туры килгән. Сугыш чоры балалары булгач алар авылда төрле авыр эшләрне башкарганнар. Әбиемнең әнисе бик оста куллы булган, Мәрьям әбием дә кечкенәдән әнисеннән күреп чигәргә,тегәргә өйрәнгән. Әбием әниемне дә өйрәткән. Әнием матур итеп сөлгеләр,кулъяулыклары чигә. Әбием кичләрен миңа үзенең бала-чагы турында истәлекләрен сөйли. Әбием хәзерге көнгә кадәр бик кыйммәтле истәлек булган – әнисенең сөлгесен кадерләп саклый. Менә нинди уңган куллы минем әбием!"- дип сөйли 3 нче номерлы “Айсылу” балалар бакчасында тәрбияләнүче кызчык Мәликә.

“Әбием бизәкләре”

Әбиемнең кул эшләрен

Күрегезче,сез,дусларым.

Нинди матур,сихри төсләр,

Бизәк ясап бүләк иткән ,

Әбиемнең алтын куллары.

 

Төрле төсләр тасма итеп

Сөлгеләргә тезелгән.

Әбием аларга чиккән чакта

Күңел җылысын өргән.

 

Күпереп торган мамык мендәрендә,

Чәчәкләр урын алган.

Мәрьям әбием бик оста,

Бик уңган һәм бик булган!

 

Мин дә әбием шикелле,

Оста куллы булырмын.

Аның үгет- нәсихәтен алып

Изге эшләр кылырмын.

(Шигырь авторы: Галиева Гүзәлия Галимҗан кызы).

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев